Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән татарстанлыларны урнаштыру пунктларында булды

07.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КВТККУ  танк полигонында булды. Ул мобилизацияләнгәннәрнең яшәү шартлары белән танышты, ашханәне, хәрби хезмәткәрләр өчен палаткалы лагерьны карады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук шунда барган өйрәнүләрне күзәтте, ату урынын карады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар "Казанэкспо" мәйданчыгына күчтеләр, анда үзгәртеп корылган павильоннарда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган татарстанлылар урнаштырылган. Биредә ул шулай ук мобилизацияләнгән резервистларның яшәү шартлары белән дә танышты, хәрби хезмәткәрләрнең сугыш алып бару тактикасын, ату күнекмәләрен, корал белән эш итү, шартлы рәвештә яраланучыларга беренче ярдәм күрсәтү белән танышты.

Татарстан Президенты шулай ук мобилизацияләнгән сугышчылар белән дә аралашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.