Татарстанда реконструкциядән соң «Идел» М-7 автомобиль юлының 735-753 км участогы ачылды

09.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 735-753 километрдагы Мәскәү-Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы участогын реконструкциядән соң ачу тантанасында катнашты.

Реконструкция 2019 елда башланган, аның максаты – 17,281 км озынлыктагы юл участогын ІБ категориясе параметрларына җиткерү. Участокта хәрәкәт полосалары санын икедән дүрткә кадәр арттырганнар. 20 см калынлыктагы асфальт-бетонның өч катламы җәелгән, бу йөрү өлешенең исәп-хисап ныклыгын һәм озак вакытлар файдалану мөмкинлеген тәэмин итә.

Автомобиль юлы участогын реконструкцияләү барышында 6 яңа юл үткәргеч төзелгән: тимер юл һәм ике автомобиль юлы белән кисешкән урында. Шулай ук 14 конвенция һәм дүрт сулга борылыш корылган.

Татарстан Президенты бүген автоюлчыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген бездә куелган барлык бурычларны хәл итү өчен төзелеш юл ресурслары җитәрлек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тулаем алганда, бүген бик күп юл эшләре башкарыла, дип билгеләп үтте ул. «М-7 һәм М-12дә башкарылучы эшнең күләмнәренә күз салсак, моңарчы мондый күләмнәр булмаган иде. Без Президентыбыз Владимир Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәткә һәм якташыбыз – Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллинга рәхмәтлебез. Иң мөһиме – безнең юлчылар, сезгә зур рәхмәт!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Самарьянов искә төшергәнчә, автомобиль юлы участогын реконструкцияләү турында карар 2019 елда кабул ителгән иде, ул вакытта бу участокта хәрәкәтнең интенсивлыгы артык, юл-транспорт һәлакәтләре саны да күп иде.

«Бүген реконструкция тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия булды, чөнки М-7 Татарстан Республикасы чикләрендә Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр үсә баручы «Көнбатыш-Көнчыгыш» коридорына керәчәк. Һәм шуңа бәйле рәвештә без бу автомобиль юлының алга таба киңәюен планлаштырдык, һәм 2 елдан соң Татарстан чикләрендәге барлык автомобиль юлы дүрт полосага кадәр җиткереләчәк, - диде Андрей Самарьянов. - Ышанам ки, автоюл Татарстан Республикасында гына түгел, бөтен илдә дә кирәк булачак».

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка республика территориясендә һәр юл проектын гамәлгә ашыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев М-7 трассасының яңартылган участогы ил, Республика һәм Зеленодольск районы өчен бик мөһим, дип белдерде. «Бу трассадңа йөрү бик югары, һәм аны гамәлгә кертү бу территориядә тормышны җанландырды. Без юлчыларыбызга рәхмәтле һәм яңа участоклар ачуны көтәбез», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.