Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» микрорайонында тәртип саклау җәмәгать пунктында булды

09.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» микрорайонында тәртип саклау җәмәгать пунктында булды. Аны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Яңа учреждениенең төп бурычлары – җәмәгать тәртибен саклау, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау.

Яңа ачылган җәмәгать пунктында (Наил Йосыпов ур., 8) 6 участок полиция хезмәткәре, 2 балигъ булмаганнар эшләре инспекторы һәм 2 муниципаль хезмәткәр хезмәт итәчәк.

ТР Президенты саклау пунктының бүлмәләрен: кунакларны кабул итү һәм консультацияләү зонасын, хезмәткәрләрнең эш кабинетларын карады. Барлык бүлмәләр дә җайланмалар һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

«Залесный» торак массивы һәм «Салават Күпере» торак комплексы территориясендә 90 күп фатирлы йорт һәм 2 меңгә якын индивидуаль торак бина урнашкан, аларда 27 меңнән артык кеше яши. Якын арада «Салават Күпере» торак комплексының 2 нче чираты төзелү сәбәпле, халык санының тагын 5 меңгә артуы фаразлана.

Рөстәм Миңнеханов интенсив үсештәге микрорайонда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул тәртип саклауның өстәмә икенче пунктын ачу өчен тагын бер бина сайларга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.