Рөстәм Миңнеханов Оперштаб һәм мобилизация буенча чакыру комиссиясенең уртак утырышын уздырды

07.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Оператив штабы һәм гражданнарны мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Республиканың хәрби комиссары өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында сөйләде. Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар белән бергәләп эшләү йөкләмәне вакытында үтәргә мөмкинлек биргән.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты системаны модернизацияләү кирәклегенә игътибар итте. "Өлешчә мобилизация нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты төбәк хакимияте органнары белән хезмәттәшлектә хәрби комиссариатлар эшенең бөтен системасын модернизацияләү кирәклеген билгеләп үтте. Безгә шулай ук хәрби бурычлыларны исәпкә алу өлкәсендә дә тәртип урнаштырырга кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты җыелу һәм хәрби туплану урыннарында мобилизацияләнгәннәр өчен нормаль көнкүреш шартларын булдыру мәсьәләсенә аерым тукталды.

"Шулай ук хәрби туплануны һәм туклануны оештыру урыннарында мобилизацияләнгәннәр өчен нормаль көнкүреш шартларын булдыру кебек мөһим моментка игътибар итәсем килә. Тәртип һәркайда булырга тиеш. Бу безне бизшми. Ничек кенә булмасын, без андый әйберләргә юл куймаска тиеш. Кешеләр белән дә эшләргә, әлбәттә, ничектер аңлатырга кирәк. Сез мөрәҗәгать итәсез бит – без һәр мәсьәләне иң беренче чиратта хәл итәбез бит. Кешеләрдә ниндидер мәсьәләләр, тормыш-көнкүреш, оештыру, хокукый мәсьәләләр бар – без бу мәсьәләләрне хәл итәбез бит. Сезнең яктан да ачык, бердәм эш булырга тиеш. Бу сезнең җитешсезлек кенә түгел – бу безнең уртак кимчелек. Күрәсез: чатырлар шәһәре, бөтен инфраструктура булдырылды. Гомумән, эш оештырылган, кешеләр ашыйлар, күнегүләр уздыралар, өйрәнәләр. Тик менә шундый хәлләр булды һәм без бу хакта дәшми кала алмыйбыз. Без барыбыз да монда бер гаилә. Без барыбыз да җаваплы. Бу, барыннан да элек, республика җитәкчесе буларак, минем адреска. Без кайдадыр нәрсәдер карап җиткермәгәнбез", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Утырышта хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында аерым нотык тыңладылар. Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәгән доброволецлар балаларына 20 мең сум күләмендә түләүләр оештырырга кушты.

"Барлык ярдәм чаралары да һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Хакимият органнарына, җәмәгатьчелек һәм волонтерларны җәлеп итеп, киң аңлату эшләре җәелдерергә кирәк. Мобилизацияләнгәннәр гаиләләрен кайгырту һәм аларга игътибар мөһим", - дип йомгаклады Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.