Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр буенча бюджет йөкләмәсен үтәү, шулай ук җир һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдындагы бурычларны киметү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларының ничек үтәлүе турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты директоры Ринат Әләүтдинов белән очрашты.
Бүген Иннополиста шәһәр халкы, шулай ук «Атомдата-Иннополис», «Росэнергоатом» концернының бүлендек компаниясе («Росатом» дәүләт корпорациясенең электр-энергетика дивизионына керә) хезмәткәрләре 466 ылыслы агач һәм 50 куак утырттылар. «Агач утырт» акциясе эре җитештерү объекты Росатом МЭҮ төзелә торган территориядә яшеллекне компенсацияләү кысаларында үткәрелә. Яңа дата-үзәк 2 мең киштәгә исәпләнәчәк, аларның яртысын киләсе елда ук сафка кертәчәкләр. МЭҮнең тулы куәте 16 МВт булачак.
Бүген Иннополиста «Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» өченче бөтенроссия чемпионаты ачылды – «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, анда иң көчле программистлар Иннополис Университеты, «Шереметьево» халыкара аэропорты, Россия Почтасы өчен гамәли чишелешләр булдырачак һәм 3 млн сум күләмендәге приз фонды өчен көрәшәчәкләр.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
2023 елда универсаль пособие буенча түләү күләмен билгеләү өчен дифференциаль алым кулланылачак. Бу гаиләнең җан башына уртача керем күләменә бәйле булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
"Өч вариант мөмкин: балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 һәм 100%. Айлык түләүнең база күләме балалар өчен яшәү минимумының 50% тәшкил итә", - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге «Иннополис» махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы кысаларында «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ партнеры статусын алды. Иннополиста компания Татарстан Республикасының фәнни-җитештерү һәм IT-компанияләре белән хезмәттәшлек итү өчен компетенцияләр үзәге төзергә планлаштыра.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев «Шәрыкътән нур» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты, анда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия пленэры кысаларында ясалган сәнгать эшләре тәкъдим ителде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Россия чемпионаты суперлигасының алтын медален яулаган «Ак Барс - Динамо» чирәмдәге хоккей хатын-кызлар командасын хөрмәтләделәр. Спортчыларны һәм клуб хезмәткәрләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.