Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бурса провинциясе губернаторы Якуп Җанболат, Бурса шәһәре мэры Алинур Акташ һәм Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Ибраһим Буркай белән очрашты.
Республика Президенты кабул итүче якка Татарстан һәм Төркия бизнесы арасында уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ил - Татарстанның төп чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре безнең республикага якынча 2 млрд доллар инвестиция керттеләр», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президент бүгенге көндә республикада 10 эре Төркия заводы эшләвен искәртте. Партнерлар арасында Бурса провинциясеннән компанияләр дә бар.
«Безнең төбәкләр арасында делегацияләр алмашу уңышлы бара, безнең Сәүдә-сәнәгать палаталары актив хезмәттәшлек итә, Улудаг автомобиль сәнәгате экспортерлары берлеге белән хезмәттәшлек итәбез. Киләчәктә багланышларны үстерү өчен яхшы перспективалар бар», - дип билгеләп үтте Президент.
Провинция губернаторы Татарстан Президентына делегациянең Бурсага визиты өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең белән өч ел ярым элек очраштык, ул вакытта без республика һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бик мөһим очрашу уздырган идек. Инде нәтиҗәләр бар. Бүгенге форум безнең бизнесны тагын да якынайтыр, дип ышанам», - диде Губернатор.
Әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов «Гюриш» төркеме җитәкчелеге белән булган очрашу турында сөйләде һәм Татарстанның эре машина төзүчеләренең әлеге холдинг проектлары белән кызыксынуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, республика Президенты киләсе елда май аенда KazanSummit булачагын сөйләде һәм Бурса делегациясен саммит кысаларында хезмәттәшлек һәм перспективалар буенча аерым сессия уздырырга чакырды.