Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның әтиләр көне уңаеннан котлавы.
Татарстан Республикасында мобилизацияләнгән гражданнарының балигъ булмаган балаларына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә бирелә торган түләү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куелды (11.10.2022 ел, №1094 карары). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү республика программаларын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар да видеоконференцэлемтә буенча киңәшмәгә кушылды.
Бүген «Казан Экспо»да «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумның һәм «Транспорт» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы Комиссиясенең уртак утырышы узды. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, шулай ук Россия төбәкләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин «Юл-2022» күргәзмәсендә М-12 трассасын төзүгә багышланган экспозициядә булдылар. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы Башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Юл-2022» форумы кырларында узды.
Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Иң яхшы муниципаль практика» федераль конкурсы комиссиясе утырышын уздырды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы 2017 елдан бирле уздырыла, 2021 елдан конкурсның координаторы – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы.
Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин берничә эшлекле киңәшмә үткәрде.
Шуны да искәртик: бүген Россия Хөкүмәте вице-премьеры «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе белән танышты («Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза), Татарстан Республикасында автомобиль юлларында хәрәкәтне эксплуатациягә кертү/ачу тантанасында, Владимир һәм Самара өлкәләрендә – эксплуатациягә кертү/ачу тантанасында видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе стендларын карады.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза.
Бүген Казанга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында РФ вице-премьеры һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропортына килү юлын реконструкцияләүдән соң ачу тантанасында катнашты. Шулай ук видеоэлемтә буенча Казанның Осиновская урамындагы яңартылган юлда һәм Самарадагы реконструкцияләнгән автомобиль юлында автомобиль хәрәкәтенә старт бирелде. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков та катнашты.