Яңалыклар

12.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү куәтләрендә һәм төп җыю конвейерында булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Александр Куренков Татарстанда эш сәфәрендә.

Чаллы шәһәрендә (Татарстан Республикасы) Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов янгын техникасының яңа үрнәкләре белән таныштылар. Кунакларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

12.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) булдылар.

12.09.2022

Бүген Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков һәм Татарстан Республикасы Президенты, «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында булдылар.

12.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Казанда 3нче янгыннан коткару бүлегендә һәм кризис хәлләрендә идарә үзәгендә булдылар.

12.09.2022

Бүген Казанга Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның ГИМС командалары арасында су-мотор ярышлары буенча XV бөтенроссия чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

10.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачу тантанасында катнашты. Бюст Казан югары танк команда училищесы территориясендә урнаштырылган.

10.09.2022

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең агымдагы торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.

10.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының агымдагы елның 8 ае эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.

10.09.2022

Татарстанда 2,5 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 91%ы дигән сүз. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.

10.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык социаль объектларны һәм ТКХ объектларын җылы бирү сезонына әзерләүне тиз арада төгәлләргә кушты. ТР Президенты мондый бурычны Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләде.

Битләр: << 401 402 403 404 405 406 407 408 409 ( 410 ) >>