Татарстан Республикасы Президенты Казахстанда җитештерелгән беренче автомобиль шинасын чыгаруда катнашты

13.12.2022

Бүген Караганда өлкәсенең Сарань шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр KamaTyresKz компаниясе җитештергән беренче автомобиль шинасын чыгару тантанасында катнаштылар. Предприятиедә кунакларга проектны тормышка ашыру этаплары тәкъдир ителде, шулай ук алар төп җитештерү цехларында булдылар.

Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында Караганда өлкәсе хәкиме Әсмаганбәт Бүләкпаев, шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов (Татарстан Республикасы, Россия) һәм «Аллюр» компанияләр төркеме» АҖ (Казахстан Республикасы) Директорлар советы рәисе Андрей Лаврентьев бар иде.

Тантана вакытында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген һәм бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде: «Казахстан – Татарстан Республикасының әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Без хезмәттәшлекнең елдан-ел киңәюенә шатбыз», - дип ассызыклады ул һәм катнашучыларны шатлыклы вакыйга белән котлады.

KamaTyresKz - Казахстанда автомобиль шиннары чыгару буенча иң яңа завод, элек шундый ук продукция тулысынча чит илләргә җибәрелгән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да. Предприятие төзелешенә старт 2021 елның апрелендә бирелгән һәм предприятие проект куәтенә 2024 елда чыгар дип көтелә. Уртак проектның икенче этабында -  резина-техник эшләнмәләр җитештерә башлау, өченче этапта авыл хуҗалыгы техникасы өчен шиннар чыгаруны үзләштерү планлаштырыла.

Җитештерүдәге уникаль технологияләр һәм җиһазлар югары дәрәҗәдәге автоматлаштыру, энергия нәтиҗәлелеге һәм әйләнә-тирә мохиткә минималь йогынты белән аерылып тора. Заводта бердәм эзлекле схемада чимал әзерләү, резина катнашмалар әзерләү, чимал әзерләүдән, шин җыю вулканизациягә һәм сыйфат инспекциясенә кадәр булган барлык технологик процесслар гамәлгә ашырылган. Продукциянең характеристикалары һәм сыйфаты буенча дөньяның иң яхшы брендларына туры киләчәк.

Җитештерү циклында әйдәп баручы дөнья җитештерүчеләренең 126 төп технологик һәм 528 ярдәмче җиһазлары эшләячәк. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 171 млрд тәнгә (якынча 22,7 млрд сум) тәшкил иткән. Заводның куәте-15-22 дюймлы 3 млн җиңел һәм 500 мең йөк шиннары.

Завод 1,1 меңнән артык квалификацияле эш урыны белән тәэмин итәчәк һәм чиктәш җитештерүләрне локализацияләүне арттырачак, илләребезнең икътисадларын ныгытуга ярдәм итәчәк. Продукция Казахстанда автомобильләр комплектациясенә җибәреләчәк, шулай ук экспортка чыгарылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте