Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә, Бурса провинциясенә эш сәфәренә килде.
Составында эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре булган Татарстан делегациясе бизнес-форумда катнашачак.
Бурса провинциясе Төркиядә зурлыгы буенча дүртенче урында тора. Икътисадның төп тармаклары: автомобиль, текстиль, җиһаз, химия, оборона, азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, станоклар төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм. Провинциядә 17 эре оештырылган сәнәгать зонасы урнашкан. Бурса - Төркиянең автомобиль сәнәгате үзәге.
Татарстан 10 ел дәвамында сәнәгать зоналары оештырган Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы (BTSO), Улудаг экспортерлар берлеге (UIB), Улудаг автомобиль сәнәгате экспортерлары берлеге (OIB), төбәкнең Инегёль Йорт җиһазлары җитештерүчеләр ассоциациясе һәм башкалар белән актив хезмәттәшлек алып бара.