Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килде. Г. Тукай ис. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә «АвтоВАЗ» АҖ стратегиясе һәм техник үсеш буенча беренче вице-президенты Евгений Шмелев белән очрашты.
Бүген Казанда Горький тимер юлының «Компрессорный» яңа транспорт-күчеп утыру үзәге ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FESCO («Fesco», «Группа») транспорт төркеме Директорлар советы рәисе Андрей Северилов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Россия Энергетика министры Николай Шульгинов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең ягулык-энергетика комплексы үсеше турында фикер алыштылар. Очрашу Россия энергетика атналыгы-2022 кырларында узды.
Татарстанда быел юл төзелеше күләме тиз арта. Бу турыда «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кырларында «Россиядә эшләнгән» конференциясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумы кысаларында «Газпром» ГАҖ идарә рәисе Алексей Миллер һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 ел азагына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасын имзаладылар. Документ республика тарафыннан беренче тапкыр төзелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында катнаша. Форум Мәскәүдә уза («Манеж» КҮЗ).
Түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү планлаштырылган, шулай ук «Яңа чакырулар – яңа мөмкинлекләр. Глобаль нефть һәм газ базарын нәрсә көтә?» пленар утуршы узды.
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин "Юл хәрәкәте иминлеге: үлем-китем ноль дәрәҗәсендә булуга нәтиҗәле адымнар" темасына түгәрәк өстәл утырышында хәбәр итте.
Чара "Юл 2022" X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза. Күргәзмәдә илебездә җитештерелгән юл техникасы үрнәкләре куелган, биредә 40ка якын техника җитештерүче җыелган, шул исәптән 30дан артыгы илебездә җитештерелгән.