Рөстәм Миңнеханов Төркиядә «Гюриш» дәүләт корпорациясенә нигез салучы, «Дёкташ» компаниясе идарәсе рәисе Тәүфыйк Ямантөрк белән очрашты

12.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гюриш» компанияләр төркеменә нигез салучы, «Дёкташ» компаниясе идарәсе рәисе Тәүфыйк Ямантөрк белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, республика Президенты, делегация белән бергә, Төркиягә, Бурса провинциясенә эш сәфәренә килде.

Компания сәнәгать һәм граждан объектлары, энергетика (шул исәптән җил энергетикасы), сәнәгать, файдалы казылмалар чыгару, туризм һәм металл җитештерүдә һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Холдингка 9 эре компания керә.

Шуларның берсе -  «Дёкташ» йөк һәм җиңел автомобильләр, авыл хуҗалыгы һәм махсус техника өчен автомобиль компонентлары җитештерү, кою, тимерчелек һәм автокомпонентлар җитештерүләрен  берләштерә. Моннан тыш, компания автомобиль дисклары да эшләп чыгара.

«Автомобиль сәнәгате һәм автокомплектлар җитештерү, машина төзелеше һәм станоклар төзү өлкәсендә багланышларны алга таба үстерү өчен яхшы перспективалар бар. Сезнең компания белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тәүфыйк Ямантөрк, үз чиратында, Президентны сәламләп, бүгенге тиз үзгәрүчән дөньяда элемтәләрне саклау һәм үстерү мөһим, дип билгеләп үтте. «Без технологияләргә генә түгел, интеллектуаль өлешкә дә акча кертәбез, - диде төркемгә нигез салучы. - Безнең холдинг эшчәнлегенең теләсә кайсы юнәлеше буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер».

Очрашуда компаниянең сәнәгать потенциалы, аерым алганда, автомобиль компонентлары җитештерү буенча тәкъдир ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.