Яңалыклар

03.11.2022

Бүген Казанда, Татарстан Халыклары ассамблеясы төзелүнең 30 еллыгына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, Ассамблея Советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан тантаналы чарада катнашучылар һәм кунаклар Халыклар дуслыгы йортының күргәзмә залында ачылган «Татарстан Халыклары ассамблеясы: тарих һәм хәзерге заман» фотокүргәзмәсендә булдылар.

Киңәйтелгән утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Халыклары ассамблеясенең Мактаулы рәисе, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Ассамблеяның филиаллары һәм вәкиллекләре, республика районнарында Дуслык йортлары һәм үзәкләре вәкилләре катнашты - барлыгы 220дән артык кунак һәм форумда катнашучы.

03.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Манамага эш сәфәре кысаларында Бәһрәйн  Премьер-министры, варис принцы Сәлмән бен Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән очрашты.

03.11.2022

Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам эшләре буенча югары совет рәисе шәех Габдеррахман бен Мөхәммәд бен Рәшит Әл Хәлифә белән очрашты.

03.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Манама шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Диннәр арасында диалог әһәмияте» Бәһрәйн форумында чыгыш ясады. Форум Бәһрәйн Ислам эшләре буенча югары совет тарафыннан оештырылган. Быелгы төп тема – «Көнчыгыш һәм Көнбатыш кешелекнең тыныч яшәве өчен».

02.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмәләкәтенә эш сәфәренә килде.

01.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Александр Шохинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды.

01.11.2022

Мобилизация яки контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылганнарга салым хәбәрләрен түләргә кирәк түгел, чөнки алар өчен кичектерү һәм кайбер ташламалар каралган. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

01.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, Россия тарих җәмгыяте әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте Идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевский, Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФА вице-президенты, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, шулай ук Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе академигы Шахин Мостафаев белән очрашты.

01.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска икътисадый ярдәм чараларына багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен федераль һәм республика чараларын аңлатты.

01.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты.

Очрашуда сүз транспорт тармагын, шул исәптән суднолар төзелешен үстерү турында барды.

Битләр: << 411 412 ( 413 ) 414 415 416 417 418 419 420 >>