Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасы турында сөйләделәр.
Брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Татаркино» ДБУК директоры һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алынган түләүнең максималь күләмнәрен раслады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 958 нче (2022 елның 3 нче сентябрендәге) карарына кул куйды.
Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Бүген Владивостокта Казан Елга порты территориясен реновацияләү турында килешү имзаланды. Документка Казан мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин имза салды.
Килешүгә кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камчатка крае Губернаторы Владимир Солодов белән очрашты. Очрашу Көнчыгыш икътисадый форумы кырларында узды.
Татарстан Республикасы белән Камчатка крае арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген Владивостокта Татарстан Республикасы һәм Иркутск өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2025 елга кадәрге Чаралар планы имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иркутск өлкәсе Губернаторы Игорь Кобзев кул куйды.
Имза салу Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы Башлыгы – Хакасия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Валентин Коновалов белән очрашты.
Очрашу Көнчыгыш икътисади форумы кырларында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова туристлык тармагын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Көнчыгыш икътисади форумы кырларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивосток Диңгез сәүдә портында булды.
Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ерак Көнчыгышта. Сәфәрнең төп максаты - Көнчыгыш икътисади форумында катнашу.
Владивосток Диңгез сәүдә порты - ел саен 5 млн тонна генераль йөк һәм нефть продуктлары, 150 мең берәмлек автомобиль һәм тәгәрмәч техникасы һәм 670 мең TEU контейнер йөге сыйдырышлы Россиянең Ерак Көнчыгышындагы иң эре порт.
Биредә Рөстәм Миңнеханов FESCO линия-логистика дивизионы буенча вице-президент Герман Маслов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасында катнаштылар.
Мемориаль такта Толстой урамындагы йортның фасадына куелган, анда Роберт Миңнуллин гомеренең соңгы елларын үткәргән. Авторы – «Россия Рәссамнар берлеге» БИИО «Татарстан Рәссамнар берлеге» ТБнең әгъзасы скульптор Тимофей Тюрин.
Бүген Иннополис Университетында «Matriculation Ceremony & Graduation Party» дип аталган чара узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Тантанада шулай ук Университет директоры Кирилл Семенихин, Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев һәм башка кунаклар катнашты.