Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Серафим Саровский чиркәве мәхәлләсенең рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә булды.
Үзәк Кол Гали урамында ике катлы корпуста – торак йортка янкормада урнашкан. Үзәкнең 1 нче катында иҗат студиясе, компьютер укучылар сыйныфы, йорт хуҗалыгы бүлмәсе, медиа-сыйныф, чүлмәк ясау остаханәсе урнашкан. 2 нче катта – актлар залы, 4-6 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сыйныф бүлмәсе, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен сыйныф.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә рухи һәм иҗади үсеш үзәген Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм башкалар карады. Карап йөрү барышында оешма җитәкчелеге вәкилләре аңлатмалар биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Трансплантология һәм ясалма органнарның академик В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Мостай» документаль фильмының премьерасын карадылар. Премьера Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Татарстанда әтиләре өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган 18 яшькә кадәрге һәр балага 20 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләү каралган, аларның. Аларны инде киләсе атнада ук исәпли башлау планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар - 2022» X илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, анда шулай ук «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» (Ворлдскиллс Россия) КАБО генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш объектларын карады. Яңа төзелешнең барлык проектлары да тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралды, аларны кабат карау турында карар кабул ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда модернизацияләнгән «Азино» котельныенда булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев озата йөрде.