Бурса провинциясендә (Төркия) «Татарстан-Төркия» бизнес-форумы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстаннан эре предприятиеләр һәм бизнес-оешмалар җитәкчеләре катнашты. Аерым алганда, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан синтетик каучук заводы» АҖ, «ПРОМА» НПП ҖЧҖ - сәнәгать җитештерүләрен һәм котельныйларын автоматлаштыру өчен продукция җитештерә, «Зиас Машинери Поволжье» ҖЧҖ - салкын штамплау һәм табак корычын прокаткалау алымы белән төрле эшләнмәләр җитештерә, «МАШДЕТАЛЬ заводы» ҖЧҖ автокомпонентлар җитештерә, «Триада» ҖЧҖ тегү эшләнмәләре җитештерә һәм башкалар тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Төркия белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым игътибар бирә.
«Без илләребез Президентларына, Владимир Владимирович Путинга һәм Рәҗип Тайип Эрдоганга, Татарстан-Төркия уртак проектларына ярдәм иткән өчен ике ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Узган ел безнең товар әйләнеше 55,8%ка артты һәм 563 миллион доллардан артып китте. Бегә омтылырлык нәрсәләр бар әле», - дип ассызыклады Президент.
Рөстәм Миңнеханов Бурса компанияләренең автомобиль төзелеше, машина төзелеше, текстиль һәм җиһаз сәнәгате кебек өлкәләрдә күп еллар ышанычлы партнерлар булып торуын аерым билгеләп үтте. Аерым алганда, «Җошкуноз» холдингы белән партнерлык кебек зур проект.
«Без Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүе белән кызыксынабыз. Моның өчен кирәкле шартлар тудырырга әзер», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.