Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

03.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында юллар өлкәсендә килешү имзаланды. Исегезгә төшерәбез, утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2022 елда юллар тармагы эшенә нәтиҗә ясалды.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары»ААҖ арасында килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский кул куйды.

Килешү 2023-2025 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә пассажирлар йөртү һәм йөк ташу, инфраструктураны үстерү, юл хәрәкәте иминлеген һәм инфраструктура объектларын тәэмин итү, Татарстан Республикасында туризмны таныту һәм популярлаштыру юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне һәм үзара ярдәмне күздә тота.

Документ шулай ук уртак экологик проектларны гамәлгә ашыруны, фәнни-техник хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруны күздә тота. Шул исәптән килешү Казанда боҗра тимер юл элемтәсен һәм төбәк территориясендә транспорт-күчеп утыру төеннәрен оештыруга юнәлдерелгән.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Горький һәм Куйбышев тимер юллары – «РТЮ» ААҖ филиаллары белән берлектә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында шәһәр яны тимер юл транспортының яңа тукталыш платформаларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасы эшләнде һәм расланды. Программа кысаларында 8 яңа платформа төзү һәм 27 платформага капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 2022 елда 4 платформаны капиталь ремонтлау һәм 1 платформа төзү буенча эшләр башкарылды. Программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mindortrans.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3548705.pdf.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Транспорт министрлыгы материаллары кулланылды.