Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанда юллар эшчәнлегенең 5 еллык планын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды

03.02.2023

Бүген Татарстан Республикасында юллар эшчәнлегенең бишьеллык планын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә «Казан Экспо» ХМҮ мәйданчыгында узды.

Киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барды.

Алдагы елларда төбәктә гамәлгә ашырылачак юллар тармагындагы иң актуаль һәм кирәкле проектлар турында фикер алышынды. Алар арасында: Идел аша күпер кичүе белән «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12, Түбән Кама белән Чаллыны «Казан – Еатеринбург» маршрутын дәвам итү белән М-7 юллары төзелеше һәм башкалар.

«Барлык программалар да безнең агломерацияләрдәге дә, федераль дәрәҗәдәге дә юллар челтәрен җитди ныгытты. Бүген безнең өчен җаваплы бурыч – М12 участогын төзү, ә Идел аша һәм Кама аша күперләрнең ике зур проектын гамәлгә ашыру республикабызга җитди этәргеч бирде. Терәк челтәренә килгәндә, бу мәсьәләләрне без контрольдә тотабыз, шул исәптән, проектка кермәгән юллар да. Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән безнең барлык төбәк проектлары да гамәлгә ашырыла», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.