Гражданнарның иминлеген тәэмин итү - хакимиятнең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда ТР Министрлар Кабинеты утырышы узган, анда юл хәрәкәте иминлеге кебек мөһим юнәлеш каралган.
«Бүген җаваплы затларның игътибарын шәһәр даирәсендә җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның гыйнварында җәяүлеләр зоналарында юл катламының торышы тиешенчә булмау аркасында зыян күргән 579 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 298е - сөяк сынулар, 281е – бәрелеп җәрәхәтләнү».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, соңгы атнада гына да «Халык контроле» системасына кар һәм боз чистартылмау буенча 1109 мөрәҗәгать килгән. Бу мәсьәлә ешрак Казан (755 мөрәҗәгать), Чаллы (173), Әлмәт (29), шулай ук Лаеш һәм Спас районнарында яшәүчеләрне борчый.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район, ТКХ предприятиеләре җитәкчеләренә территорияләрне, шул исәптән җәяүлеләр зоналарын кышкы чорда карап тору эшләрен көчәйтергә кушты. «Гражданнар мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк», - диде ул.
Тагын бер мөһим юнәлеш – көнкүрештә табигый газ кулланганда гражданнар иминлеге. Мондый вакыйгалар салкын чорларда иң еш очрый. Бу ел да искәрмә булмады, диде Рөстәм Миңнеханов, 2023 елның 1 гыйнварыннан республикада углерод газыннан агулануга бәйле 12 һәлакәт булды, 25 кеше зыян күрде, шуларның 11е балалар. Шул ук вакытта ике кеше үлде.
«Соңгы атнада гына да угар газыннан агулануның дүрт очрагы булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу Казан, Азнакай районы һәм Әлмәттә ике очрак. Азнакай районында ике кеше һәлак булды, биш кеше, шул исәптән өч бала зыян күрде».
Төп сәбәп - мичтә төтен тарту булмау. «Без газны көнкүрештә имин куллану мәсьәләләренә беренче тапкыр гына игътибар итмибез. Торак инспекцияләренә, җирле администрацияләргә, газчыларга, идарәче компанияләргә бу проблемаларга нык игътибар бирергә кирәк. Көнкүрештә табигый газ кулланганда иминлек чараларын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә», - дип кушты ТР Президенты.