Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылларда хуҗалык итүнең кече рәвешләре турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2022 елда барлык категория хуҗалыклар буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 333,5 млрд. сум тәшкил иткән, узган елга карата 25,6%ка үсеш.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында продукция җитештерү – 41,6% ка, фермер хуҗалыкларында – 35,3%ка, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 3,9%ка арткан.
Продукциянең гомуми күләмендә авыл хуҗалыгы оешмалары өлеше – 57,3%, фермер хуҗалыклары – 10,5%, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлеше 32,2% тәшкил итә.
Марат Җәббаров ассызыклаганча, тулаем продукция җитештерү буенча республика илдә икенче урында тора. «Моңа дәүләт ярдәме белән дә ирешелде, - диде ул. - Кече хуҗалык рәвешләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга ярдәм итү өчен 2022 елда 2,8 млрд сум җибәрелгән, 2021 елга карата 352 млн сумга артык. Шуның белән бергә фермер хуҗалыкларының терлекчелектә үсү өчен резервлары бар, анда барлык төр терлекләр буенча бераз кимү күзәтелә».
Әйтик, мөгезле эре терлек буенча - 1378 башка, шул исәптән 170 сыерга ким. Иң зур кимү - Балык Бистәсе, Спас, Азнакай, Актаныш, Әлки районнарында.
Шул ук вакытта Биектау, Менделеевск, Саба, Кукмара баш санын яхшы гына арттырганнар.
Министр уңай мисаллар да китерде: фермерлар гаилә фермасын үстерүгә грантны уңышлы гамәлгә ашырганнар, шулай ук 5 еллык йөкләмәләр узганнан соң үз КФХларын ябучы фермер-грант алучылар бар, дип билгеләп үтте.
Гомумән алганда, фермерлар тарафыннан 2012-2022 елларда 4,4 млрд сумлык 1556 грант алынган, шуларның 264е, ягъни 17%ы эшчәнлеген туктаткан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ике атна дәвамында 2018-2021 елларда грант алган һәм йөкләмәләре буенча срогы чыккан грант алучыларның эшенә анализ ясарга кушты.
Намуссыз фермерлар да бар. 2022 елда судларда 67,9 млн сумлык 25 дәгъва каралган, шуларның 42,6 млн сумлык 12 дәгъва канәгатьләндерелгән. Соңгы 3 елда судларда 93 дәгъва каралган, шуларның 63е 184,6 млн сумга канәгатьләндерелгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, хуҗалык кенәгәләренең электрон мәгълүматларына караганда, 2023 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны 511 башка арткан (бу секторда соңгы тапкыр терлек саны 2005 елда арткан). Иң күбе Нурлат, Әлки, Зәй, Алексеевск, Бөгелмә, Кукмара, Чүпрәле районнарында арткан. Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск, Спас, Мөслим районнарында терлекләрнең баш саны кимү очрагы теркәлгән.
Сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә халык арасында ихтыяҗ зур. 2015-2022 елларда 588,5 млн сумга 2518 мини-ферма төзелгән, шул исәптән 2022 елда - 80 млн сумга 169 мини-ферма.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы кече хуҗалыкларны үстерү рейтингын төзегән, алдынгылар бишлегендә - Кукмара, Нурлат, Балтач, Алексеевск, Биектау районнары. Рейтинг ахырында: Питрәч, Югары Ослан, Спас, Бөгелмә, Әлмәт.