Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә илкүләм проектларны, республика һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган өч объект узган елдан күчкән. Бу - Нурлат шәһәрендә («Чиста су» федераль проекты) су белән тәэмин итү системасы, эш күләме 73% тәшкил итә. Шулай ук Чаллы шәһәрендә («Торак» федераль проекты) ике юл, Магистраль урамында эшләр 40,5%ка башкарылган, әйләнеч юл буенча - 53,5% ка.
«Экология» илкүләм проектына быел 4 объект керә. Бу - Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеше 55% тәшкил итә), Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (49%), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау (5%), Казандагы Самосырово полигонын рекультивацияләү (58% башкару).
«Мәдәният» илкүләм проекты Буа мәдәният йортын реконструкцияләүне күздә тота. Бүгенге көндә подрядчылар тарафыннан планлаштырылган эш күләменең 62%ы үзләштерелгән.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанда 2 балалар бакчасы төзелә.
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән контрактлар кысаларында ике гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше дәвам итә. Бу Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп, анда төзелеш-монтаж эшләре 71%ка башкарылган, һәм Казан шәһәренең Сибгат Хәким урамында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп (ТМР 43%).
Тагын бер белем бирү учреждениесе «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә. Бүген Мамадыш шәһәрендә мәктәп-бакча төзелешендә (240/120 урын) эш күләме 79% тәшкил итә.
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычын ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 68% тәшкил итә.
Республика программалары буенча төзелгән контрактлар кысаларында түбәндәге эшләр алып барыла. Бу - 7 яшьләр үзәген капиталь ремонтлау (бүгенге көндә 16%ка үтәлгән), 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау (5%).
Подрядчылар ике төзелеш программасы кысаларында эшкә керешкәннәр: халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары (үтәлеше 2% тәшкил итә), җирлекләрнең башкарма комитетлары биналары (үтәлеше 1%).
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча бүгенгә 130 күп фатирлы йорт буенча килешү төзелгән (быел программага барлыгы 716 йорт кергән). Әйтик, 46 күп фатирлы йорт буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга шартнамәләр төзелгән, 84 КФЙда 219 лифт алыштырылырга тиеш.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа кысаларында 600 ятим бала, 78 яшь гаилә өй туйларын билгеләп үтәргә тиеш. 2022 елның декабрендә Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында килешү төзелгән. Бүгенгә ТР Яшьләр министрлыгы барлык муниципалитетлар белән «Электрон бюджет» системасында килешүләр төзегән.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасында шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк балалы 33 күп балалы гаилә һәм 6 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан һәм Чернобыльдан күченүчеләр арасыннан гражданнар бар. Бүген күп балалы гаиләләр һәм гражданнарның аерым категорияләре буенча бирелгән документларны тикшерү үткәрелә, шуннан соң сертификатларны рәсмиләштерү башланачак.