Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

24.02.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыгына, шулай ук 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык структуралар вәкилләренә рәхмәт белдерде. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлык районнар да киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

«Кичә без Ватанны саклаучылар көнен – 23 февральне билгеләп үттек, республикада күп кенә чаралар узды, анда хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны хөрмәтләдек. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу чараларны оештыру һәм уздыру өчен район башлыкларына һәм аларның командасына, шулай ук әлеге эшкә җәлеп ителгән барлык структураларга рәхмәт белдерәсем килә».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, 21 февральдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниега еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. «Дәүләт башлыгы үз мөрәҗәгатендә тышкы, эчке сәясәтнең төп юнәлешләрен, илнең үсеш векторын билгеләде, махсус операция барышын, Россиянең социаль-икътисадый үсешен бәяләде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без җитәкчебез - ил Президенты Владимир Путин куйган максатларны һәм бурычларны тулысынча хуплыйбыз».

Юлламада мөһим карарлар яңгырады, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул аларның кайберләрен атады.

Шулай итеп, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм МХО ветераннарына ярдәм итүнең махсус дәүләт фонды булдырылачак, аның бурычы барлык төр ярдәмне (социаль, медицина һ.б.) җайга салу булачак.

Социаль объектларга да кагылачак бушлай газлаштыру программасы дәвам итәчәк. Гражданнар өчен программа даими нигездә эшләячәк.

Оборона заводлары хезмәткәрләре өчен торакны ташламалы арендалау программасы кабул ителәчәк.

2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме арта һәм 19242 сум тәшкил итәчәк.

Федераль бюджеттан быел җәмәгать транспортын яңартуга өстәмә рәвештә 50 млрд сум бүлеп биреләчәк.

«Республика Хөкүмәтенә, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына әлеге чараларны гамәлгә ашыруга актив кушылырга кушам», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.