Татарстан Рәисе: Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә

27.02.2023

Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. «Беләм, мэрия командасы, депутатлар корпусы, битараф булмаган шәһәрлеләрнең күбесе МХОдә катнашучылар гаиләләренә, шулай ук илебезнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә актив ярдәм итәләр. 1000нән артык казанлы һәм Казанның 350 предприятиесе гуманитар акциядә катнашты», - диде ТР Рәис.

Ул билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән санкция басымына карамастан, республика 2022 елда күп юнәлешләр буенча уңышлы үсешкә ирешкән һәм программаларның берсен дә туктатмаган. Әйтик, 2022 елда Казанның социаль һәм юллар инфраструктурасы объектларын ремонтлауга, төзүгә һәм реконструкцияләүгә 68 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. «Тулаем алганда, Казан республика шәһәрләре һәм районнары арасында аерым урын алып тора. Биредә һәр өченче татарстанлы яши», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Казанның кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә алдынгы булуын билгеләп үтте: «Шәһәр икътисадындагы кече һәм урта эшкуарлык өлеше 42,2% дип бәяләнә - бу бик лаеклы нәтиҗә. Башкалага шәһәрлеләрнең эшкуарлык өлкәсендә актив катнашуы хас».

Шул ук вакытта ул җитештерү тармакларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген киңәйтү кирәклегенә игътибар итте. Әлегә бу өлкәдә Казанның кече һәм урта предприятиеләренең 8%ы гына эшли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел барлык социаль юнәлешле программаларны саклап калу бурычы тора. Әмма бюджетның керем өлешен үтәү шактый киеренке булыр дип көтелә. ТР Рәисе башкала җитәкчелеген салым йөкләмәләрен үтәү буенча дисциплинаны көчәйтергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр төзелешен планлаштыруны шәһәр идарәсенең мөһим якларының берсе дип атады. Ул шәһәр перифериясендә юл-транспорт һәм социаль инфраструктурага басым елдан-ел арта баруына, эш урыннары җитмәвенә игътибар итте. «Казан агломерациясен үстерүнең мастер-планын эшләгәндә бу нечкәлекләрнең барысын да исәпкә алырга кирәк. Киңлекне планлаштыру институтына тиешле йөкләмә бирелде. Шәһәр мэриясенә институт белән тыгыз эш оештырырга кирәк», - диде республика Рәисе.

Алга таба җәмәгать транспорты һәм ТКХ өлкәсен үстерү мәсьәләсе актуаль булып кала. Шәһәрлеләрдән гомуми файдаланудагы урыннарны һәм ишегалларын тоту өлешендәге җитешсезлекләр, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, идарәче компанияләр эше турында хәбәрләр килә. Шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрендәге аварияләргә бәйле хәл борчый. ТР Рәисе искәрткәнчә, быелдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасына старт бирелде, һәм шәһәр мэриясенә, республиканың Төзелеш министрлыгы белән берлектә, бу эшкә актив кушылырга кирәк.

Өстенлекле бурычлар арасында: халыкның реаль керемнәре үсешен тәэмин итү. Бу хакта дәүләт башлыгы үз Юлламасында сөйләде. Казанда уртача хезмәт хакы 63 мең сум тәшкил итә. Әмма 50 меңнән артык шәһәрленең керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк кала. «Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне матди тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

Сәламәтлек саклау мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада, шул исәптән Казанда, медицина учреждениеләрен модернизацияләү буенча зур эш башкарылган. Шуның белән бергә социаль сораштырулар нәтиҗәләре буенча казанлыларның 56%ы гына медицина хезмәт күрсәтүләре сыйфатыннан канәгать. Рөстәм Миңнеханов башкалада медицина сыйфатын арттыру буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Татарстан Рәисенең сүзләренә караганда, Казан даими яшәү урыны итеп сайлау буенча популярлык казана. Моны Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Казан халкы 1,3 миллионнан артып китүе  дәлилли. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр демографиядә уңай күрсәткечләрне кире кайтарды. Ләкин кимчелекләр дә бар - туучылар саны кимеде. «Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм аналарны яклау буенча эшне дәвам итәргә кирәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.