Рөстәм Миңнеханов: Җәмәгать киңлекләре, ишегалларын төзекләндерү - бик кирәкле программалар

24.02.2023

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстанның муниципаль районнарында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү схемаларын килештерү барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Барлык районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Наилә Зиннәтуллина әлеге мәгълүматларны муниципалитетлар киселешендә китерде. Районнарның төп өлеше килешенгән графиклар кысаларында эш алып бара. Схемаларның 40%тан артыгы 11 муниципаль район буенча системага йөкләнгән. Шул ук вакытта өч муниципаль берәмлек әлегә кадәр төзекләндерү схемаларын килештерү процессына керешмәгән, нигездә бу юллар хезмәтләре белән килешүләргә кагыла. Артта калучылар арасында Чистай районы, шулай ук Югары Ослан һәм Әгерҗе районнары да бар.

Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә аша артта калган районнар вәкилләреннән төзекләндерү схемаларын килештерү буенча эш алып барылмау сәбәпләрен аңлатуны сорады. Ул ассызыклаганча, бу - муниципаль район башлыкларының җаваплылык зонасы. «Җәмәгать киңлекләре, ишегалларын төзекләндерү – бик кирәкле программалар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең халыкның моңа ихтыяҗы бар. Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, без бу программаны тормышка ашыру өчен барлык ресурсларга ия».

Наилә Зиннәтуллина шулай ук 2015 елдан 2022 елга кадәр заманча шәһәр мохитен булдыру программалары нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Әйтик, бу чорда 357 җәмәгать киңлеге тормышка ашыру чиратлылкны исәпкә алып төзекләндерелгән. Барлыгы 20 млрд сумлык 500 чират реализацияләнгән. Бу шул исәптән 11,67 млрд сум – ТР җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы (ТР бюджеты), 7 млрд сум – ТРның Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру (федераль һәм республика бюджетлары), 2 млрд сум – кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларга бөтенроссия конкурсы (Россия Федерациясе гранты) кысаларында.

2023 елда заманча шәһәр мохитен булдыру программалары планнарына 68 объект керә (шулардан 8 объект – Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча бөтенроссия проектлары конкурсы җиңүчеләре), гомуми суммасы 2,94 млрд. сум.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе хәбәр иткәнчә, гыйнвар-февраль айларында күчмә чаралар нәтиҗәсендә 27 муниципаль берәмлектә 90 җәмәгать киңлеге объекты тикшерелгән. Җәяүлеләр зоналарын кардан чистарту, балалар мәйданчыкларын, спорт мәйданчыкларын кардан чистарту, шулай ук кар чыгару һәм туплау кебек критерийлар бәяләнгән. Моннан тыш, кар чистартканда яшел үсентеләрнең сакланышы, яктырту элементларының сакланышы һәм эксплуатациясе, чүп-чардан вакытында арындыру, вандализм эзләрен бетерү дә бәяләнгән.

Тикшерелгән районнар киселешендә Биектау, Югары Ослан, Лениногорск, Чирмешән, Питрәч кебек муниципаль районнар тәнкыйтькә дучар булган. Монда җәмәгать киңлекләренең эчтәлеге 30 баллдан да кимрәк бәяләнә. Җәяүлеләр зоналары, балалар һәм спорт мәйданчыклары кардан чистартылмаган, җиһазларны һәм кече архитектура формаларын бозу-җимерү фактлары бар.

Соңыннан Наилә Зиннәтуллина «Татарстан парклары» системасының эшчәнлеге турында сөйләде: төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләренең бердәм базасы. Бу системаның максаты - паркларның, җайланмаларның, документларның һәм подрядчыларның бердәм базасын булдыру; кимчелекләрне вакытында бетерү, исәпкә алу һәм контроль ярдәмендә ремонт эшләренә идарә итү, оешмаларның эш сыйфатын бәяләү һ. б. 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.