Иртәгә, 28 февральдә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Утырышта 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк. Чара Зеленодольскта узачак.
Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак. Чара 13: 00 сәгатьтә башлана.