Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты

27.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы вәкилләре белән очрашты.

«Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы һәм персоналы белән очрашу «Ак Барс» (Казан) ХК базасында 2022/2023 еллар сезонының Континенталь хоккей лигасы плей-офф уеннары  – 2023 елгы Гагарин Кубогы ярышлары башланыр алдыннан узды.

Чарада ТР Спорт министрлыгы һәм башка ведомство вәкилләре, «Ак Барс» ХК һәм ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маһанов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга алдагы ярышларда уңышлар теләде.

«Плей-оффны лаеклы рәвештә, яхшы мөмкинлекләр белән, яхшы позицияләрдән башлавыбызга чын күңелдән шатмын. Сезнең бөтен мөмкинлекләрегез бар. Минемчә, барлык мәсьәләләр һәм оештыру мәсьәләләре - барысы да хәл ителгән. Сез күрсәткән уен өчен рәхмәт. Без командабыз белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, уенчыларга мөрәҗәгать итеп.

«Без сезнең белән бергә борчылачакбыз һәм җиңүләргә шатланачакбыз, - диде ул.  - Соңгы вакытта күрсәткән нәтиҗәләрегез өчен зур рәхмәт. Плей-оффта бөтен Татарстан «Ак Барс» өчен җан атачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук спортчыларга, барлык җанатарлар көткән матур уенны күрсәтегез, дип мөрәҗәгать итте.

Ул шулай ук Данис Зариповка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшырды - аңа «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Ак Барс» ХК һәм ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маһанов, үз чиратында, плей – офф уеннары алдыннан «Ак Барс» ХК белән очрашу традициясе дәвам итүен билгеләп үтте. «Даими чемпионат җиңел генә килеп чыкмады, әмма команда илдә иң көчлеләрдән саналуын тагын бер кабат раслады, - диде ул. - Даими чемпионат җиңел булмады. - Сезгә көч биреп бөтен Татарстан торуын онытмагыз, сез – безнең уртак гаиләнең бер өлеше. Ә без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез».

Җавап сүзе белән «Ак Барс» ХК баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, Данис Зарипов, Александр Радулов чыгыш ясадылар.

Спортчылар шулай ук Рөстәм Миңнехановка клуб символикасы төшерелгән спорт толстовкасы тапшырдылар.

Чара бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.