Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясала һәм 2023 елга бурычлар билгеләнә.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең хисап нотыгында билгеләп үткәнчә, сугышчыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итә башлагач, шәһәрне үстерү бурычларын хәл итү белән беррәттән, җитди яңа эш юнәлеше барлыкка килде. Предприятиеләр, бизнес һәм шәһәрнең битараф булмаган барлык халкын берләштереп, «Игелекле Казан» фонды химаясендә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү оештырылды. 350дән артык предприятие һәм меңләгән гади казанлы моңа кушылды. 725 тонна продукция җыелган, 38 фураж озатылган.
2022 елга нәтиҗә ясап, Казан мэры Татарстан башкаласының үсеп килүче шәһәр булып калуын хәбәр итте. Бу демографиягә дә, икътисадка да, шәһәр инфраструктурасын үстерүгә дә кагыла. Шәһәр территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 272,3 млрд сум салым кереме җыелган. Үсеш 60 млрд. сум яки 28% тәшкил итә. Федераль бюджетка 44,3% күчерелгән, Татарстан Республикасы бюджетына – 49,1% һәм 7%тан аз гына кимрәк шәһәр бюджетында калган.
2022 елда керемнәр буенча шәһәр бюджеты 39,8 млрд. сум күләмендә үтәлгән, план буенча 32,6 млрд. сум, үсеш - 22%. Төп үсеш - физик затлар керемнәренә салым буенча (1 млрд сумнан артык) һәм махсус салым режимнары (573 млн сум), бу кече һәм урта бизнес керемнәренең уңай динамикасын чагылдыра.
Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 40 млрд. сум тәшкил иткән, шуларның 3/4е социаль-мәдәни өлкәне финанслауга юнәлдерелгән. Шәһәрнең барлык чыгым йөкләмәләре тулысынча үтәлгән.
Ел йомгаклары буенча тулаем территориаль продукт күләме узган ел дәрәҗәсендә көтелә. Сәнәгать җитештерүе индексы 109,7% тәшкил итте. Төяп җибәрелгән продукция күләме – 644 млрд. сум, үсеш-11,2%. Инвестицияләр күләме 252 млрд. сум - 105% булыр дип көтелә. 9 ай нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 502 млрд. сум күләмендә теркәлгән.
Җитештерүнең сизелерлек үсешен Казан предприятиеләре күрсәтә: резина һәм пластмасса эшләнмәләре, машина һәм җиһазлар җитештерүчеләр, химия тармагы, шулай ук азык-төлек продуктлары вәкилләре.
Бүген Казанда 80 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты үз эшчәнлеген алып бара. 2022 елда ТТПда кече бизнес өлеше 42,2% тәшкил итә. 2022 елның 9 аенда кече предприятиеләр әйләнеше 700 млрд. сумнан артык, үсеш 7,4% тәшкил итә. Шәһәр бюджетына кергән салымнар суммасы – 7,7 млрд. сум, үсеш - 13,5%. Кече һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләр саны - 350 меңнән артык кеше.
Казанның төзелеш тармагы 100%ка эш белән тәэмин ителгән. 2022 елда 874,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. 2023 елга план – 1 млн 250 мең кв.м. төрле программалар кысаларында 1 мең 647 гаиләнең торак шартлары яхшыртылган, шул исәптән 1 мең 260ы – социаль ипотека программасы буенча. Шәһәрдә акча кертеп тә фатир алмый калган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителгән.
Инженер челтәрләренең тузуы төп проблемаларның берсе булып кала. Соңгы 2 елда гына да 2 меңнән артык авария булган. Челтәрләр 70%тан артык тузган. Казан мэры инженер челтәрләрен капиталь ремонтлау мәсьәләсен хәл итү өчен махсус дәүләт программасы кирәклеген билгеләп үтте.