Татарстан Рәисе DoorHan компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

14.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов DoorHan компанияләр төркеме генераль директоры Александр Ханин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

DoorHan - тирән интеграцияле җитештерү предприятиеләренең сәнәгать төркеме, аларның гомуми максаты - сәнәгать төзелеше, шәхси йорт төзелеше объектлары, шулай ук махсус билгеләнештәге объектлар, шәһәр инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы өчен тулы комплектлы хәл ителешләрне комплекслы җиткерү.

Хәзерге вакытта Татарстанда 2 DoorHan бүлекчәсе эшли. Беренче капка һәм роллет системалары, капка өчен йөкләү җайланмалары һәм автоматика җитештерү заводы Лаеш районының Песчаные Ковали авылында 2012 елда ачылган. 2021 елда Столбище авылында блок-контейнерлардан, ангар капкаларыннан һәм төзелеш сэндвич-панельләреннән модульле биналар җитештерү буенча икенче завод файдалануга тапшырылган.

Очрашуда DoorHan компанияләр төркеменең Татарстандагы агымдагы проектларын гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.