Татарстан Рәисе Гагаузия делегациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

14.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берләшмәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү, агросәнәгать комплексы, медицина һәм фармацевтика, башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов делегацияләр алмашуның һәм мәдәни элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. » Безнең гагауз кардәшләребез белән дуслык мөнәсәбәтләре ныгып китәр дип өметләнәбез",-дип өстәде ТР Рәисе.

Татарстанга визиты кысаларында Гагаузия делегациясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге ОТ-паркта, Казан федераль университетында булачак, шулай ук республиканың сәнәгать потенциалы белән танышачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.