Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексын ачуда катнашты.
Комплекс бөтен дөнья стандартларына җавап бирә. Инфраструктура эре халыкара ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, чаңгы спорты традицион рәвештә республика халкының яраткан ял итү һәм сәламәтләнү төрләренең берсе булып тора. Бу спорт төре белән 37 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
«Чаңгы-биатлон комплексы профессиональ спортчылар өчен генә түгел, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы булганнар өчен дә проектланган һәм гамәлгә ашырылган. Әлеге комплекс ярдәмендә без төп максатыбызга - гражданнарның сәламәтлегенә, системалы рәвештә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүләренә ирешү өчен алга таба адым ясарбыз дип ышанам», - диде республиканың беренче вице-премьеры.
Яңа комплекс ачылу хөрмәтенә «Олимпия өметләре» спорт бәйрәме оештырылды. Чара Татарстаннан 150 яшь спортчыны һәм Россиянең танылган чаңгычыларын берләштерде.