Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан Республикасының баш раввины Ицхак Горелик белән очрашты

14.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан Республикасының баш раввины Ицхак Горелик белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда республикада динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанның яһүд дини җәмгыяте актив социаль эш алып бара, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнә.

Шулай ук республика Рәисе Ицхак Гореликны туган көне белән котлады һәм аңа рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.