Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Группа ГМС» АҖ - эре күп профильле холдинг, сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен насос, компрессор һәм блок-модуль җайланмаларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә фәнни-җитештерү потенциалына ия: нефть-газ тармагы, торба үткәргеч транспорты, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык. 2012 елдан машина төзелеше холдингы структурасына Татарстанның «Казанькомпрессормаш» заводы да керә.
Очрашуда 2022 елда «Казанькомпрессормаш» АҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук предприятиедә төп проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.