Татарстанда табигый газ белән эшләүче автомобильләр паркы 13 мең машинадан артып киткән. Быел тагын 2 меңгә якын транспорт чарасын газга күчерү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «2022 елда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалар турында»гы брифингында хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«2022 елда без 1,2 мең транспорт чарасын табигый газга күчердек. Шулай ук 500дән артык яңа автомобиль сатып алынган», – дип билгеләп үтте О. Коробченко.
Узган ел Татарстанда мотор ягулыгы сыйфатында 72 млн кубометрдан артык табигый газ кулланылган. Шул ук вакытта республикада гомуми җитештерүчәнлеге 374 млн кубометр булган 44 автомобиль газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшли. Шулай итеп, республикада газ ягулык салу станцияләренең куәтенең 20%ы гына файдаланыла.
Министр ассызыклаганча, республикада шулай ук дүрт криоАЗС һәм табигый газны сыекландыру буенча ике комплекс (СПГ) урнашкан, аларның гомуми җитештерүчәнлеге елына 25 мең тонна.
«Хәзерге вакытта бу юнәлештә Татарстан Россия Федерациясендә алдынгы позициядә тора. Нәтиҗәләргә без 2013 елда ук башланган газ-мотор ягулыгы базарын үстерү республика программасы ярдәмендә ирешә алдык», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
2013 елда республикада 10 АГНКС файдаланыла, ә компримирияләнгән табигый газ сату елына нибары 4,5 млн тонна тәшкил итә. «2013 ел башына республикада 508 берәмлек техника, нигездә «Газпром» автомобильләре файдаланыла», – дип искә ала О. Коробченко.
10 ел эчендә республикада АГНКС саны - 4,5 тапкырга, КПГ сату 16 тапкырга арткан, ә газ-мотор техникасы саны 26 тапкырга диярлек арткан.
«Без 2013 елда эшли башлаганда, АГНКС челтәреме яки газ автомобильләре паркымы - кайсы алданрак эшли башларга тиешлеген аңламадык. Хәзер дә берьюлы бик күп станцияләр төзеп, күп санлы техника сатып алып булмый. Барысы да планлы рәвештә үсәргә тиеш. Әмма күрше төбәкләрне җәлеп итәргә кирәк: безнең магистраль тракторлар газга күчкәч, аларга ягулык салу мөмкинлеге булырга тиеш», - дип белдерде ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Быел Татарстанда ким дигәндә 6 АГНКС һәм 7 КриоАЗС төзү, 85 млн куб метр табигый газ сату планлаштырыла. Газ куллануга ким дигәндә 2 мең автомобиль күчерелер, ә яңа ГАЗ автомобильләре паркы 500 машинага тулыланыр дип көтелә.
«Хәзерге вакытта без киләсе ун ел эчендә газ-мотор ягулыгын үстерүнең яңа программасын эшлибез. Параллель рәвештә федераль дәрәҗәдә шундый ук программа формалаштырыла», - диде Олег Коробченко.
Искәртеп узабыз, җиңел автомобильне үзгәртеп кору 100 мең сумнан азрак тора. Шул ук вакытта сумманың 50%ы күләмендә ташлама алырга мөмкин аны дәүләт компенсацияли. Икенче яртысын «Газпром газ-мотор ягулыгы» биргән 50 мең сумлык ягулык картасы белән түләргә мөмкин.
«Күчү кыйммәтрәк, ләкин барысын да каплый торган өстенлекләр һәм субсидияләр бар. Алга таба, бөтен инфраструктура җайга салынгач, машина хуҗасы газ һәм бензин бәясе аермасы хисабына экономия алачак, дәүләт экологик транспорт паркы, шулай ук эчке газ куллану күләмен арттырачак. Шулай итеп, экспортка бәйлелек кимиячәк», - дип аңлатты О. Коробченко.
Проектлардан тыш, ваклап сатуда сәнәгать комплекслары да булдыру планлаштырыла. Әйтик,» Газпром» Свияжск төбәкара мультимодаль үзәге территориясендә СПГ җитештерү-бункерлау комплексын төзергә планлаштыра. «Газпром СПГ технологияләре» Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе, проектка инвестицияләр якынча 28 млрд сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде.
Эшләр өч этапта барачак. Беренче чиратны - 2024 ел ахырында, икенчесен - 2025 елда, өченчесен 2026 елда тапшырырга планлаштыралар. Беренче чиратның куәте сәгатенә 7 тонна, ә калган икесе сәгатенә 10 тонна тәшкил итәчәк. Кахидзе шулай ук, беренче этап буенча эшләр башланган, дип өстәде.
Җитештерү инфраструктурасын үстерүдән тыш, республикада газ-мотор техникасы линиясен киңәйтүгә дә игътибар бирелә. Татарстан территориясендә мондый транспортны җитештерү дүрт компаниядә – «КАМАЗ», «РариТЭК Холдинг», «МТЗ Татарстан» һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясендә җайга салынган.
Республикада «Беларусь 82» газ-дизель тракторы эшләнгән. Шулай ук компанияләр КПГда эшләүче «Полесье» газ комбайнын эшләп бетерәләр, тракторлар өчен газ двигателе эшләү тәмамлана.
«Быел безнең кырлар нәкъ менә газ-мотор тракторлары белән эшкәртелер дип өметләнәм», - диде Олег Коробченко.
Шулай ук Татарстан җитештерүчеләре тарафыннан СПГда эшләүче техника үрнәкләре эшләнгән: «Кировец» фронталь йөк төягеч, гусеницалы экскаватор, тулы приводлы газ автобусы, «КАМАЗ» магистраль тягачы, МТЗ 2022 тракторы, 18 кубометр күләмендә үтүчәнлеге югары булган СПГга күчмә ягулык салучы, 20 тонна йөк күтәрүчән СПГга самосвал һәм йөрү авыр урыннарда СПГда эшләү өчен .
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренчә, газ-моторлы авыл хуҗалыгы техникасын куллануның икътисадый нәтиҗәсе турында сөйләү әлегә иртәрәк. Әмма бөтен агросәнәгать компаниясе газга күчкәч һәм аларның үз ягулык салу станциясе яки якындагы АГНКС барлыкка килгәч, икътисад турында сөйләшергә мөмкин булачак.
«Хәзер без экология, шулай ук ягулык салу станцияләре өчен тулыланучанлык тәэмин итү өчен күчерелгән техника саны, станцияләр челтәрен арттыру турында сөйлибез, өстәвенә төбәк районнарында гына түгел, ә барлык магистральләрдә дә. Безгә бөтен инфраструктура эшләп китәргә тиеш, шул чакта без икътисади нәтиҗә алачакбыз», – дип белдерде министр.
Әмма «РариТЭК Холдинг» генераль директоры Рафаэль Батыршин билгеләп үткәнчә, тракторларда акчалата ягулык экономиясе газ двигателе белән 40% тәшкил итә. Аның сүзләренчә, бер гектарны газ двигателендә трактор белән эшкәртүгә ягулык чыгымы якынча 650 сум тәшкил итә, ә дизель белән – 1,1 мең сумга якын. Димәк, икътисадый нәтиҗә инде сизелә, һәм бу бик җитди.