Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгыту, ислам мәгарифен үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Казанга визиты кысаларында Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең Казан вәкиллегендә булачак һәм уку йортын оештыручылар советы утырышында катнашачак.