Татарстан белән Ульяновск өлкәсен элек-электән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисадый элемтәләре киң. Төбәкләрнең территориаль үсеш һәм экология, икътисад, иҗтимагый тормышта уртак чикләре һәм уртак мәнфәгатьләре бар.
Төбәкара товар әйләнеше 7 млрд сумнан артып китә. Татарстан бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясе, азотлы ашламалар, катнаш азык, табак пыяла, прокат, медицина җиһазлары һәм төрле товарларның киң спектрын тәэмин итә. Ульяновск өлкәсеннән республикага йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, цемент, түбә материаллары, АСК продукциясе кертелә. «Безнең транспорт белән тәэмин ителешне исәпкә алсак, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе ассызыклаганча, Татарстан һәм Ульяновск предприятиеләре машина төзелешендә, авиатөзелештә, җитештерүгә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә энергияне сак тоту технологияләрен кертү өлкәсендә партнерлыкны үстерергә әзер.
Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итү, логистика, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт өлкәләрендә активрак хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Туризм юнәлешендә элемтәләрне үстерү өлешендә «Бөек Идел юлы» проекты аерым роль уйный.
Шулай ук Татарстан Рәисе Ульяновск өлкәсе Губернаторын быел май аенда узачак «KazanForum»да катнашырга чакырды.
Алексей Русских үз чиратында визиты нәтиҗәләрен югары бәяләде. «Гадәттәгечә җылы кабул итүегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без зур делегация белән килдек. Күп яңа багланышлар корабыз. Мин ышанам, сөйләшүләр конкрет эшләргә әвереләчәк», - диде Губернатор.
Ул билгеләп үткәнчә, Ульяновск предприятиеләренең Татарстан Республикасына зур бизнес-миссиясе - төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту буенча тагын бер адым. «Узган җәйдә без сезнең белән килешү төзедек, бу безнең яхшы күрше мөнәсәбәтләр тарихында яңа сәхифә булды. Ульяновск өлкәсенең 20дән артык предприятиесе Татарстан коллегаларын механик эшкәртү, штамплау, композит материаллар, кисү коралы җитештерү буенча үз компетенцияләре белән кызыксындырды. Җавап бизнес-миссиясе белән хезмәттәшләремне чакырам. Шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре Кытай белән уртак логистик проектта катнаша ала дип саныйм. «Ульяновск» МИЗ базасында «Чэнду - Ульяновск» дәүләт регуляр контейнер поезды уңышлы эшли», - дип ассызыклады Алексей Русских.