Рөстәм Миңнеханов Самарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

17.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар икътисадның тотрыклылыгын, технологик һәм инфраструктура үсешен тәэмин итү максатларында эшлекле климатны яхшырту һәм инвестицион активлыкка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, Идел буе федераль округындагы икътисадый хәл тотрыклы кала һәм гомумроссия тенденцияләренә туры килә. Шул ук вакытта кайбер төп күрсәткечләр буенча округ үсеш күрсәтә. Мәсәлән, 2022 елда төп капиталга инвестицияләр күләменең үсеш темпы 2021 ел белән чагыштырганда 103,5% тәшкил иткән. Шулай ук сәнәгать җитештерүе индексының үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексының үсеше һәм торакны файдалануга тапшыру күләменең артуы билгеләнә.

«Әлбәттә, уңайлы эшлекле мохит булдыруда төбәк идарә итү командалары зур роль уйный. Округта ел саен югары күрсәткечләр күрсәтүче лидер төбәкләр төркеме формалаша. Алар арасында Татарстан, Башкортостан, Түбән Новгород өлкәсе һәм Самара өлкәсе», - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Игорь Комаров искәрткәнчә, ил Президенты билгеләгән мөһим бурычларның берсе - технологик суверенитетны ныгыту һәм эшкәртү сәнәгате үсешен узып китү. Биредә округ төбәкләренең традицион һәм перспективалы икътисадый белгечлекләре нигезендә сакчыл технологияләр һәм инновацион югары технологияле карарлар куллану өстенлекле булырга тиеш, дип билгеләп үтте Тулы вәкаләтле вәкил.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.