Рөстәм Миңнеханов Самарада РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко киңәшмәсендә катнашты

17.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко киңәшмәсендә катнашты. Чара барышында кураторлык институты кысаларында федераль округ төбәкләрендә алга китеш проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Россия вице-премьеры билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган кураторлык институты төбәкләр проблемаларын аңлауның сыйфат ягыннан башка дәрәҗәсен бирә, илдә алып барылган төбәк үсеше сәясәте бердәмлеген ныгыта һәм тайпылышларны өстәмә мониторинглауны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

2022 елда проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Хөкүмәт Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы барлык проектлар буенча план күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсе буенча дүртенче урында тора. «Кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар инде сизелерлек социаль-икътисадый нәтиҗәләр бирә. Бу аеруча аларны гамәлгә ашыру даими контрольдә булган төбәкләргә кагыла. 2022 ел нәтиҗәләре буенча округта әлеге проектлар кысаларында 22 меңнән артык эш урыны булдырылган, ә шәхси инвестицияләрнең гомуми күләме 165 млрд сум тәшкил иткән. Агымдагы чикләүләр планнарны төзәтү, проектлар исемлегенә аудит үткәрү һәм гомумроссия алымнары контекстында яңаларын эшләү кирәклегенә китерә. Бу, беренче чиратта, импортны алмаштыру һәм Президент Владимир Путин кушуы буенча технологик суверенитетка ирешү», – дип белдерде Дмитрий Чернышенко.

Ул Татарстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Пермь крае һәм Саратов өлкәсе идарәче командаларының нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко шулай ук Идел буе федераль округының фәнни-технологик үсешенә һәм технологик суверенитетны тәэмин итүгә игътибар итте. «Идел буе федераль округы төбәкләре фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингы кысаларында чагыштырмача югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Рейтинг лидерлары арасында берничә югары технологияле тармакка махсуслашкан субъектлар бар. Бу: Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе. Һәр төбәктә фәнни оешмалар, югары белем бирү оешмалары һәм бизнес-структуралар кооперациясе мәйданчыкларын үстерергә кирәк», - дип ассызыклады вице-премьер.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча төбәкләргә 5 майга кадәр проектларга аудит уздырырга, кирәк булганда аларның исемлегенә өстәмәләр кертергә, шулай ук расланган финанслау чыганакларын (бюджет яки шәхси) билгеләргә кушылды. Төп бурыч - инвестицияләрнең, яңа эш урыннарының тотрыклы үсешен, субъект һәм гомумән округ икътисадының үсешен тәэмин итү.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.