Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да уза торган Россия венчур форумын ачуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге чара 2005 елдан бирле үткәрелә һәм бүгенге көнгә инновацион эшләнмәләрне тәкъдир итү өчен төп вакыйга булды. «Традиция буенча бу мәйданчыкта инновацион компанияләр күргәзмәсе оештырыла, актуаль мәсьәләләр буенча очрашулар һәм фикер алышулар үткәрелә. Катнашулары өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Без сезнең форумда булуыгызны файдалы һәм кызыклы итәргә тырышачакбыз», - диде ТР Рәисе.
Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен Россия венчур форумы бөтен ил инноваторлары өчен һәм дә инвесторларының үзара хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын билгеләп үтте.
«Сколково» фондының инновацияләр буенча өлкән вице-президенты Кирилл Кай ассызыклаганча, бүген технологияләргә ихтыяҗ арта һәм иң кискен мәсьәлә - стартап-проектларга инвестицияләр кертү. «Бүгенге көндә без сезнең белән фикер алышуларда Россия технологияләрен алга таба үстерергә мөмкинлек бирә торган модельләрне билгеләрбез дип өметләнәм», - дип өстәде ул.
Ачылу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар төрле инновацион компанияләр экспозициясе белән таныштылар.
Быел форум 3 меңнән артык катнашучыны җыйды, күргәзмәдә 51 стартап катнаша. Әйдәп баручы венчур фондлары, инвестиция компанияләре вәкилләре һәм югары технологияле сектор эшкуарлары Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында фикер алышачак. Көн тәртибенә базарда катнашучылар өчен актуаль мәсьәләләргә бәйле темалар керәчәк: корпоратив инновацияләр, коммерцияләштерү һәм интеллектуаль милеккә идарә итү, инновацион проектларга дәүләт ярдәме, Россия венчур фондларының катнашуы, цифрлы икътисад, ясалма интеллект, ФТИ һәм башкалар.