Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының Рәхмәте белдерелде

17.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар икътисадның тотрыклылыгын, технологик һәм инфраструктура үсешен тәэмин итү максатларында эшлекле климатны яхшырту һәм инвестицион активлыкка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Утырыш кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше һәм торак төзелеше өлкәсендәге уңышлары өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.