Казанга бер көнлек эш визиты белән Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.
Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.
Дмитрий Медведев республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эше белән танышырга һәм киңәшмә үткәрергә планлаштыра.