Дмитрий Медведев Казан дары заводында булды

29.03.2023

Бүген Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды.

Искәртик, Дмитрий Медведев Татарстан Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә.

Эш сәфәре барышында Дмитрий Медведев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров озатуында Казан дары заводында булды.

Аерым алганда, рәсми затлар РФ Кораллы көчләренең дары, сугыш кирәк-яраклары һәм башка заманча сугыш чаралары белән тәэмин ителеше турында фикер алыштылар.

"Махсус хәрби операция шартларында сугыш кирәк-яраклары запасы күп тапкырга артты, - диде Дмитрий Медведев киңәшмәдә. - Хәрби сәнәгатьнең бурычы - Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын тәэмин итү, шул ук вакытта бу продукцияне җитештерү күләмен арттыру гына түгел, ә заманча технологияләр, яңа эшләнмәләр куллану хисабына сугыш кирәк-яраклары запасының нәтиҗәлелеген арттыруга ирешү кирәк. Гомумән алганда, тармак үзгәрә, бу яңа комплексларны гамәлгә кертү дә, җитештерүне киңәйтү дә.

Моннан тыш, Идел буе федераль округы (ИФО) составына керүче төбәкләр губернаторлары белән контракт буенча хәрби хезмәткә алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.