Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

25.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, изге Рамазан ае бара, оешкан ифтарлар уза. Ул ТР Мөселманнары диния нәзарәтенә хокук саклау органнары белән берлектә йолалар һәм гыйбадәт кылулар үткәрү өчен кирәкле шартлар тудырырга, мәчетләрнең һәм массакүләм чаралар уздыру урыннарының иминлеген тәэмин итәргә кушты.

"Хокук саклау органнары белән берлектә объектларның иминлеген контрольдә тотуны арттырырга, тәртипне тәэмин итәргә кирәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, үзенең һөнәри бәйрәмен мәдәният хезмәткәрләре билгеләп үтә, дип хәбәр итте. Ул барысын да әлеге бәйрәм белән котлады һәм бүгенге көндә барлык халыкларның мәдәниятен һәм үзенчәлеген үстерү һәм саклау мөһим булуын ассызыклады. Мәдәният хезмәткәрләре игелекле һәм мөһим миссия үти, диде ул. (Россиядә мәдәният хезмәткәре көне 2008 елдан бирле ел саен 25 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәм РФ Президентының 2007 елның 27 августындагы Указы белән гамәлгә куелган).

Бүген татарстанлыларның юлларның һәм җәяүлеләр зоналарының, тротуарларның торышын тәнкыйтьләвенә Татарстан Рәисе аерым игътибарны юнәлтте. Ул искәрткәнчә, төбәктә юлларны чокырлы ремонтлау бара.

"Сезоннар арасындагы климат шартлары, температура үзгәрешләре автомобиль юлларының торышына тискәре йогынты ясый. Бу атнада социаль челтәрләрдә кешеләрнең һәр бишенче хәбәре - юллар һәм тротуарларның торышына шикаятьләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Иң күп хәбәрләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән».

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты. "Бу эшне контрольдә тотарга кирәк, - диде ул. - Бу юлларның торышы гына түгел, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе дә, тормыш сыйфатының иң мөһим компонентларының берсе дә».

"Республикада төзекләндерү һәм алга таба җимерелүгә юл куймау максатыннан төп юлларда, юл чишелешләрендә һәм күперләрдә чокыр ремонты башланды", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук юлларның торышын күзәтүне йөкләде. "Атналык хисап түгел, ә көндәлек хисап булырга тиеш", - диде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.