Агымдагы катлаулы шартларда республика яңа логистик маршрутлар төзүне дәвам итә, колачлы транспорт инфраструктурасын булдыра һәм үстерә. Бу икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елда республика юл-транспорт комплексы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычларга багышланган коллегия утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Утырыш башланыр алдыннан республика Рәисе тармак эшенең төп йомгакларына багышланган күргәзмә белән танышты.
Татарстан транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үзенең хисап нотыгында хәбәр иткәнчә, 2024 елда тимер юл транспортында 8,73 млн пассажир җибәрелгән, 2023 ел дәрәҗәсенә карата 3%ка үсеш. Йөк ташу күләме исә киресенчә 8%ка кимегән һәм 35,16 млн тонна тәшкил иткән. Октябрьдә Дэн Сяопин исемендәге логистик терминал составына керүче «Один пояс, один путь" терминалыннан Кытайга беренче контейнер экспорт поезды җибәрелгән.
Республика чикләрендә эчке су юлларының гомуми озынлыгы 1057 км тәшкил итә, шул исәптән Идел бассейны – 788 км, Кама бассейны – 269 км. 2024 ел навигациясендә даими рейсларда 455 мең пассажир йөртелгән, йөк ташу күләме 33,3 млн тоннага кадәр арткан.
2024 елда республиканың барлык аэропортлары буенча хезмәт күрсәтелгән пассажирларның гомуми саны 6,1 миллионнан артык кеше тәшкил иткән. 2023 ел белән чагыштырганда 4,12%ка арткан. Аэропортларның маршрут челтәре 97 юнәлешне үз эченә ала, шуларның 52се - эчке һәм 45е - халыкара.
Татарстан Республикасында автомобиль һәм шәһәр электр транспортының хәрәкәт составының исемлектәге уртача саны 2,3 мең берәмлектән артык, алар 848 даими маршрутка хезмәт күрсәтә. 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада барлыгы 461 автобус һәм 74 троллейбус яңартылган, елына уртача - 107 транспорт чарасы.
2024 елда республиканың пассажир транспорт предприятиеләре тарафыннан 402,3 млн пассажир йөртелгән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 3,5%ка күбрәк. Ел саен автотранспорт тармагын субсидияләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан шактый акчалар бүлеп бирелә, шул исәптән - авыл маршрутларын бертигез дәрәҗәдә үтәүгә, финанслауга һәм хәрәкәт составын яңартуга субвенцияләр.
Юллар хуҗалыгына килгәндә, бүген Татарстанда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,9 мең км тәшкил итә, шулардан федераль юллар - 1,4 мең км, төбәк юллары – 13,7 мең км, муниципаль юллар - 25,7 мең км. 2019 елдан 2024 елга кадәр автомобиль юллары челтәренең озынлыгы 1450 км га диярлек арткан, шәһәр агломерацияләре юлларының норматив хәлдәге өлеше 80 %тан 86 ка кадәр арткан. 2024 елда «Алексеевск – Әлмәт» юлы, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Кама күпере буйлап әйләнеп узу, «Вознесенский тракт»ының икенче этабын тәмамлау һәм башкалар кебек эре проектлар гамәлгә кертелгән.
2019 елдан 2024 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары кысаларында 493,8 км, тротуар 78 км, барьер киртәсе корылган, 99,6 км яктырту эшләре башкарылган.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагын фәнни-технологик үстерүнең перспектив бурычлары турында сөйләде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә цифрлы технологияләрне куллану турында хәбәр итте. Зеленодольск районында «Экспресс» ҖЧҖ транспорт компаниясенең эш тәҗрибәсе турында компаниянең идарәчесе Дмитрий Грузков сөйләде.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел республика өчен тарихи ел булды. Татарстан дөнья сәясәте үзәгенә әверелде. Иң югары дәрәҗәдә XVI БРИКС саммиты, БРИКС илләренең спорт уеннары, «Киләчәк Уеннары» халыкара фиджитал-турниры, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узды. "Бу шул исәптән алга киткән инфраструктура һәм юл-транспорт тармагы предприятиеләре һәм оешмаларының килешеп эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды. Җитәкчеләргә һәм хезмәт коллективларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсешендә аерылгысыз фактор. Узган ел юл төзелешенә шактый акча тотылды. Ил җитәкчелеге ярдәме белән 2024 елда кайбер мөһим инфраструктура проектларын төгәлләүгә ирешелде. Алар барысы да гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Юл-транспорт инфраструктурасын үстерү юл хәрәкәте һәм җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә югары таләпләр куя, диде Рөстәм Миңнеханов. Узган ел нәтиҗәләре буенча аварияләрнең барлык төрләре күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Шуңа да карамастан, һәлак булучылар саны арткан. Республика Рәисе барлык юнәлеш ведомстволарына сәбәпләрне анализларга һәм республика юлларында үлем очракларын булдырмау өчен чаралар комплексын эшләргә кушты.
2025 елның 1 гыйнварыннан яңа илкүләм максатлар һәм проектларны гамәлгә ашыру башланды. Юл-транспорт тармагы «Тормыш өчен инфраструктура» һәм «Нәтиҗәле транспорт системасы» илкүләм проектларында тәкъдим ителә. "Шуңа бәйле рәвештә безнең бурыч - транспорт системасын булдыру, ул бүгенге һәм киләчәк ихтыяҗларына җавап бирәчәк, юлларда мобильлек һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк», - диде ТР Рәисе.
Тармакның тагын бер мөһим бурычы - инвесторларны җәлеп итү. Рөстәм Миңнеханов дәүләти-хосусый партнерлык механизмын активрак кулланырга, юл төзелешендә дә, транспортның барлык төрләрендә дә концессион килешүләр төзергә өндәде. "Шул ук вакытта бюджет һәм бюджеттан тыш кертемнәрнең икътисадый нәтиҗәлелеге принципларын төгәл үтәргә кирәк. Әлеге бурычларның үтәлешен контрольдә тоту мөһим", - дип игътибарны юнәлтте Республика Рәисе.
Юлларның сыйфаты мәсьәләсе актуаль булып кала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа юл объектларын төзеп, булганнарын җимермәскә кирәк, әгәр җимерелә икән, аларны планлы рәвештә торгызырга кирәк. «Бу эшне, беренче чиратта, узган ел файдалануга тапшырылган 1 нче категорияле юллар төзелгәндә җимерелгән төбәк һәм муниципаль юлларга карата башкарырга кирәк. Җирле юллар челтәре бүгенге йөкләнешкә исәпләнмәгән, ә аны торгызу бик зур чыгымнар таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә йөкләр авырлыгы контролен гамәлгә ашыруга игътибар итәсем килә. 13 автоматик постның бары алтысы гына эшли. Моннан тыш, транспорт чаралары авырлык контроле пунктлары аша үткәндә машина йөртүчеләр тарафыннан күп санлы хокук бозулар, шул исәптән теркәлү билгеләрен яшерү дә бар», - дип билгеләде ТР Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагы темасына кагылды. Тимер юл транспорты өлешендә йөк ташу күләме буенча бүгенге көндә үсә барган таләпләргә җавап бирә торган тимер юл инфраструктурасын үстерергә, Татарстанда һәм төбәкара маршрутларда шәһәр яны пассажир поездларының маршрут челтәрен арттырырга, йөк ташу үсешенә әзер булырга кирәк.
Татарстан Рәисе шулай ук Идел, Кама һәм Нократ елгалары акваторияләрендә су транспортында төбәкара пассажирлар йөртүне үстерү эшен дәвам итәргә, елга туризмын алга таба да үстерергә һәм шәһәр яны социаль әһәмиятле маршрутларында хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә кушты. Монда пассажирлар флотын яңарту һәм причал инфраструктурасын һәм пассажир судноларын норматив хәлгә китерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов йөк ташу вакытында су транспорты потенциалын максималь файдаланырга өндәде.
Гражданнар авиациясендә узган елда Татарстанның барлык аэропортларында пассажирлар агымы арту теркәлгән. 2024 елда БРИКС саммитына Казан аэропорты перронын реконструкцияләгәннәр.
Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эшенә аерым тукталды. Соңгы 2 елда 290 автобус һәм 64 троллейбус сатып алынган. Шул ук вакытта халыктан җәмәгать транспорты эшенә карата күп санлы шикаятьләр килә. Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, бу өлкәдә беренче мәртәбә «Җәмәгать транспортын үстерү» яңа федераль проекты белән 2030 елга «Агломерацияләрдә һәм шәһәрләрдә эксплуатация срогы нормативтан өлкән булмаган, 85%тан да ким булмаган җәмәгать транспорты паркы өлеше» максатчан күрсәткече билгеләнгән. «Бу җитди чакыру, системалы нигездә алып барылырга тиешле зур оештыру эшен таләп итә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Юллар хуҗалыгы да мөһим тема булып кала бирә. "Монда гражданнардан узган ел 64 меңгә якын хәбәр теркәлгән, беренче чиратта, юлларны карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук юлларны һәм тротуарларны җыештыру мәсьәләләре буенча. Муниципаль хакимиятләргә мондый хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирергә кирәк. Төп бурыч - автомобиль юлларын карап тоту һәм вакытында норматив хәлгә китерү», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт объектларын террорчылыктан саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, тармак эшен туктатуга юл куймаска өндәде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә чакырды.
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт бүләге тапшырды.