Татарстан Рәисе РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты

17.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән республиканың район (шәһәр) судлары эшчәнлеген тәэмин итү, аларның матди-техник базасын ныгыту, суд системасын алга таба цифрлы үстерү турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.