Татарстан Республикасының яңа финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Татарстан Рәисе шулай ук бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы финанс министры вазыйфасын биләгән Радик Рәүф улы Гайзатуллинга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Дуслык» орденын тапшырды. Рөстәм Миңнеханов төбәкнең финанс системасында 20 елдан артык эшләгән Радик Гайзатуллинның югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм аңа озак вакыт бергә эшләгәне өчен рәхмәт белдерде.