Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

18.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа финанс министрын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).  

ТР Премьер-министры Радик Гайзатуллинга республиканың финанслар өлкәсендәге уңышлы эше өчен рәхмәт белдерде. "Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде ул, Татарстан Республикасының элеккеге финанс министрына мөрәҗәгать итеп. – Күп эшләр башкарылды, җитди акчалар җәлеп ителде, инновацияләр кертелде, эре түләүчеләр белән зур эш башкарылды».

Алексей Песошин шулай ук Радик Гайзатуллинның башка эшкә күчүен хәбәр итте.

Татарстан Республикасының яңа финанс министры Марат Фәйзерахманов турында сөйләгәндә, Татарстан Премьер-министры аның югары профессиональлеген һәм тәҗрибәсен билгеләп үтте, шулай ук яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады.

Радик Гайзатуллин җавап сүзе белән чыгыш ясады, коллективка уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Һәрчак аңладылар, эш җайга салынды", - диде Радик Гайзатуллин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.