Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча 2024 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Әйтик, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2024 елда республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән үлем – 5 очрак, авыр җәрәхәт – 13 очрак. Бәхетсезлек очракларының төп төре - биеклектән егылып төшү, бу гомуми санның 88%ын тәшкил итә. Контроль-күзәтчелек органнары 2024 ел дәвамында төзелә торган объектларны даими тикшереп торган.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 692 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн 452 мең сумлык 184 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар төзелеш объектларына 1 693 тапкыр чыкканнар. Дисциплинар җаваплылыкка 992 оешма тартылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (БИТИ) бюджет объектлары төзелешенә дәүләт заказчысы буларак узган елда 778 тикшерү уздырган һәм 2 мең 108 хокук бозуны ачыклаган, алар оператив рәвештә бетерелгән.
2025 елның федераль һәм республика программаларына килгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 16 млрд сумлык 342 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак. Юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволар белән барлык килешүләр дә төзелгән.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 3 федераль проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" проектына 51 объект керә. Шуларның 7се - Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр. Алар буенча контрактация март аена планлаштырылган. Тагын 10 объект республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк.
Финанслау лимиты 3,2 млрд сум булган «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча зур эш көтелә. Тагын 7 млрд яңа республика программасы буенча каралган. Федераль һәм республика өлеше буенча объектлар исемлеге ТР Хөкүмәтендә килештерелә.
«Торак» федераль проекты кысаларында 2025-2030 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча яңа программа планлаштырылган, аңа 2017 елның 1 гыйнварыннан соң авария хәлендә дип танылган йортлар керәчәк.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча «Россия суы» федераль проекты кысаларында быелга 1 млрд сум лимит белән Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк. Контрактация март аена планлаштырылган.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына 189 объект кергән, алар «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бу 37 муниципалитеттагы 151 фельдшер-акушерлык пунктына март аенда дәүләт контракты төзеп ремонт ясау.
Моннан тыш, 20 районда 38 объект төзү каралган, шулардан ике гомуми практика табибы офисы һәм 34 фельдшер-акушерлык пункты буенча контрактлар төзелгән инде. Ике поликлиника буенча контрактлар март аена планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проектында 12 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар өч федераль проектка керә. Аларның берсе - узган елдан күчүче, ул Зеленодольск районында «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорт төзелешен дәвам итү, аның буенча дәүләт контракты инде төзелгән. Тагын 11 объект буенча контрактация март аенда узачак. Бу шул исәптән ике балалар бакчасы төзү, шулай ук «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясау.
Моннан тыш, республика программасы кысаларында 9 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты буенча ике китапханә, бер музей, ике авыл мәдәният йорты, бер театр һәм балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачак. Шулай ук аларга республика программасы буенча 17 мәдәният объекты һәм ике балалар сәнгать мәктәбе өстәлә.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча быел 15 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.
12 объект «Балаларга иң яхшысы" федераль проектына керә (2 мәктәп төзелеше һәм 10 мәктәпкә капиталь ремонт). Тагын 18 мәктәп һәм интернат-мәктәп республика программасы кысаларында ремонтланачак.
Ике объект «Профессионалитет» федераль проекты буенча ремонтланачак. Бу бер көллият (аңа республика программасы буенча 7 ресурс үзәге өстәлә) һәм урта махсус уку йортының бер тулай торагы. Шулай ук республика программасы буенча өч тулай торакны ремонтлау планлаштырыла.
«Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында бер яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырылган. Тагын 7се - республика программасы буенча.
2025 елга «Кадрлар» илкүләм проекты «Хезмәт базарына идарә итү» федераль проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясауны үз эченә ала. Алар буенча контракт шулай ук март аена планлаштырылган.
2025 елда 48 республика программасы гамәлгә ашырылачак. Гомуми финанс лимиты якынча 73 млрд сум тәшкил итә. Бу акчаларга 3 меңнән артык объектны төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Татарстан Республикасы
Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елга торакны файдалануга тапшыру планы - 3 миллион 260 мең кв. метр. Шул исәптән социаль ипотека программасы буенча республиканың 29 районында 142 йорт төзеләчәк.
2025 елда 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 24 күп балалы гаилә; 66 яшь гаилә, мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 3 гаилә торак алачак.
Хәзерге вакытта ятим балаларны торак белән тәэмин итү программаның бүлеп бирелгән акчалары кысаларында торак урыннарының санын билгеләү буенча эш алып барыла. Алдан 450 фатир сайлап алынган. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы дәвам итә.
Министр ачыклык керткәнчә, узган ел 42 муниципалитетта 715 йорттан 7 миллиард 341 миллион сумлык исемлек төзелгән. Өстәмә рәвештә тагын 3 млрд сум бүлеп бирелгән. Хәзер муниципаль берәмлекләр белән берлектә программага кертү өчен исемлекләр төзелә.
Агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасының лимиты - 10 млрд сум. 16 муниципалитетта 679 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган.