Рөстәм Миңнеханов: Безнең Вологда өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләребез бар

16.01.2025

Татарстан Республикасының Вологда өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Филимонов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Вологда өлкәсе Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.

"Татарстанда очрашуыбызга шатмын. Төбәкләребез арасында хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен рәхмәтлемен", - диде Татарстан Рәисе үзенең сәламләү сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек турында килешү һәм «юл картасы» үзара элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез булачак. Барыннан да элек, товар әйләнеше өлкәсендә. Татарстан Вологда өлкәсенә йөк автомобильләре, ягулык, нефть эшкәртү продуктлары, медицина инструментлары һәм җайланмалар җибәрә. Вологда өлкәсеннән республика нигездә металл прокат ала.

«Безнең номенклатураны һәм үзара сәүдә күләмен киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар", - дип ассызыклады ул. Әңгәмә барышында республика Рәисе хезмәттәшлек өчен башка перспектив юнәлешләрне билгеләде: спорт, мәдәният, туризм, уңайлы шәһәр һәм авыл мохитен үстерү һ.б.

«Безнең республика максатчан рәвештә инновацион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыра. Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү, кадрлар әзерләү өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Безнең төбәкләрнең шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендәге элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул өлкә җитәкчелегенә Вологодчинада яшәүче татарларның мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклау мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Георгий Филимонов үз чиратында республиканың икътисадый үсешен, шулай ук сәнәгать паркларын һәм инновацион инфраструктураны үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләде. Ул ассызыклаганча, Вологда өлкәсе хезмәттәшлекне ныгытырга тели.

Казанга визиты кысаларында Георгий Филимонов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында булырга планлаштыра


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.