Алексей Песошин Россия Гвардиясенең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә катнашты

20.01.2025

Татарстан Республикасы буенча Росгвардия Идарәсендә идарә башлыгы Рөстәм Гомәров җитәкчелегендәге киңәшмә барышында ведомствоның 2024 елдагы хезмәт итү-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук алдагы чорга төп бурычларны билгеләделәр. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре, ведомство бүлекчәләре командирлары һәм җитәкчеләре катнашты.

Йомгаклау нотыгында Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Якушев хәбәр иткәнчә, Росгвардиянең ТР буенча Идарәсе шәхси составы җәмәгать тәртибен саклауда һәм республика территориясендә зур чаралар үткәргәндә иминлекне тәэмин итүдә катнашкан. Алар арасында XVI БРИКС саммиты, "Киләчәк уеннары", "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum", "БРИКС илләренең спорт уеннары", Россия Президентын сайлаулар һәм башкалар бар.

2024 ел дәвамында махсус билгеләнештәге бүлекчәләр хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә һәм аннан читтә 2100дән артык хезмәт итү-хәрби бурычларын һәм махсус чараларны үтәүгә җәлеп ителгән. Җинаятьләр кылуда шик белдерү буенча 320 кеше тоткарланган, шул исәптән 44 - экстремистик һәм террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр өчен. Законсыз әйләнештән 16 берәмлек утлы корал һәм төрле төрдәге 400 данә сугыш кирәк-яраклары алынган.

ОМОН шартлаткыч техниклары тарафыннан куркыныч предметларны эзләү, табу, идентификацияләү һәм зарарсызландыру буенча 360тан артык бурыч үтәлгән, 800дән артык объект тикшерелгән. Нәтиҗәдә 227 шартлау куркынычы булган предмет табылган һәм зарарсызландырылган. Моннан тыш, 2024 елда Идарәнең махсус бүлекчәләре хезмәткәрләре, элеккеге кебек үк, махсус хәрби операция кысаларында хезмәт итү-хәрби бурычларны үтәүне дәвам иткәннәр.

Ведомстводан тыш сак бүлекчәләре дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм гражданнар күп була торган урыннарның террорчылыктан саклануын тәэмин итәләр, шартнамәләр буенча физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклыйлар, патрульлек маршрутларында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклаганнар һәм булдырмый калганнар, җәмәгать тәртибен саклауда катнашканнар.

2024 елда ведомстводан тыш сак бүлекчәләре тарафыннан төрле милек рәвешләрендәге 15,6 меңнән артык объект, 34,6 меңнән артык гражданнарның яшәү һәм мөлкәтен саклау урыны тәэмин ителгән. Тоткарлау төркемнәре тарафыннан саклана торган объектлардан килгән «тревога» сигналлары буенча 62 меңнән артык шуларга бару башкарылган.

Патрульлек итү постларында һәм маршрутларында 309 җинаять ачыкланган, шул исәптән 187се - саклана торган объектларда, федераль эзләүдә булган 20дән артык граждан тоткарланган. Ведомстводан тыш саклауның төп бурычы - ышанычлы саклауны тәэмин итү - үтәлгән, саклана торган объектлардан урлаулар булдырмый калдырылган.

Лицензия-рөхсәт бирү үзәге хезмәткәрләре контролендә 397 шәхси сак предприятиесе һәм 39 мең корал хуҗасы тора, аларның кулларында 73 мең берәмлектән артык утлы корал бар. Корал әйләнеше һәм шәхси сак эшчәнлеге өлкәсендәге законнарның үтәлешен контрольдә тоту эше нәтиҗәсендә 1900дән артык граждан һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган өчен гражданнардан 702 берәмлек утлы корал һәм 1 меңгә якын патрон тартып алынган. Мәгариф объектларын саклауга шартнамәләр төзегән ЧОО эше даими рәвештә мониторинглана. Уку елы башыннан 304 мәгариф объекты тикшерелгән. 75 объектта 150дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Законсыз саклана торган утлы коралны ирекле тапшыруны пропагандалау эше нәтиҗәсендә гражданнар тарафыннан төрле төрдәге 1460 берәмлек корал һәм 3,8 меңгә якын патрон утильләштерүгә тапшырылган.

Куркынычлык категориясе булган ягулык-энергетика комплексының (ТЭК) 89 объектының иминлеген тәэмин итүне, шулай ук махсус устав бурычлары булган ведомство саклавының 12 бүлекчәсе һәм юридик затларның эшчәнлеген тикшереп торуны дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре гамәлгә ашыра. 2024 елда 37 планлы тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә ягулык - энергетика комплексының 16 объектында куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә - 95 һәм сак бүлекчәләре эшчәнлегендә 21 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Административ материаллар нәтиҗәләре буенча суд инстанцияләре тарафыннан гаепле вазыйфаи һәм юридик затларга 360 мең сумнан артык штраф санкцияләре салынган. Росгвардиянең оператив буйсынудагы Казан махсус моторлаштырылган полкының шәхси составы Казан урамнарында җәмәгать тәртибен саклауда, эре иҗтимагый-сәяси, мәдәни-массакүләм, дини һәм спорт чараларын үткәргәндә транспорт инфраструктурасы объектларының иминлеген тәэмин итүдә катнашкан.

Моннан тыш, рейд чаралары барышында Идел һәм Кама елгалары акваторияләрендә 60тан артык бурыч үтәлгән. Нәтиҗәдә 20дән артык законсыз балык тоту коралы тартып алынган, җинаять кылуда шикләнелеп, 6 кеше тоткарланды һәм 180нән артыгы административ җаваплылыкка тартылган. 2024 елда республика бюджеты акчалары исәбеннән Чаллы шәһәрендә өч катлы бинага капиталь ремонт башланган, анда ведомстводан тыш сак һәм лицензия-рөхсәт бирү эшләре бүлекләре урнашачак.

«Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы кысаларында республика бюджеты исәбеннән ведомстводан тыш сак бүлекчәләре өчен өстәмә рәвештә 30 «Лада Гранта» автомашинасы сатып алынган һәм кирәкле җайданмалар белән җиһазландырылган, бу ведомство тарафыннан үтәләчәк бурычларның сыйфатын яхшыртачак.

Хезмәт итү-хәрби эшчәнлек йомгаклары буенча 2024 елда Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе чираттагы тапкыр Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Жуков орденлы Идел буе округы территориаль идарәләре арасында беренче урынны алды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Көнбатыш ягыннан туктаусыз икътисадый басым һәм махсус хәрби операция уздыру шартларында ел гади булмады. Шул ук вакытта республика, куелган барлык бурычларны уңышлы хәл итеп, үсешен дәвам итә.

"Халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле булды һәм булачак. Росгвардия идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре һәрвакыт югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкларын күрсәтәләр",- дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, башка хокук саклау структуралары һәм хезмәтләре белән тыгыз элемтәдә Росгвардиянең шәхси составы 2024 елда иң эре чаралар уздырганда иҗтимагый куркынычсызлыкны һәм тәртипне тәэмин итте.

"Донбасста һәм Новороссиядә, хәрби хәрәкәтләр зонасына турыдан-туры якын урнашкан районнарда хезмәт итүче иптәшләребезне аеруча билгеләп үтәсем килә. Алар тыныч гражданнарның тормышын саклый", - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча эшне дәвам итәргә чакырды. "Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Без нацизмга каршы көрәш тарихын, илебезне һәм киләчәгебезне саклап калуның бөтен авырлыгын үз җилкәләренә алган ветераннарыбызның батырлыкларын онытмаска тиеш. 2025 ел илебездә һәм республикабызда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шулай ук сентябрьдә безнең өчен бик мөһим булган Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар узачак. Әлеге һәм башка массакүләм чараларны лаеклы тәэмин итү төп бурычларның берсе булып кала», - дип ассызыклады республика Премьер-министры.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, террорчылыкка каршы куркынычсызлык кысаларында мөһим дәүләт объектларын саклау, шәхси сак предприятиеләре эшчәнлегенә контрольне көчәйтү хокук саклау органнарының беренчел бурычлары булып кала.

"Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне йомшартмавыгызны сорыйм. Халык белән даими очрашырга, законнарның яңа нормалары буенча да, Идарәнең агымдагы мәсьәләләре буенча да аңлату эшләре алып барырга кирәк", - дип өстәде Татарстан Премьер-министры.

Киңәшмә азагында эшчәнлекнең югары нәтиҗәләренә ирешкән өчен Росгвардия территориаль идарәсенең алдынгы хезмәткәрләре медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.