Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал ис. театрның яңа бинасы турында: Бу театр гына түгел, бу - зур мөмкинлекләре булган киңлек тә.

20.01.2025

«Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы быел Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак.

Бу хакта бүген Россиянең халык артисты, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков хәбәр итте.

Владимир Машков яңа бинаны ачу тантанасындагы чыгышында хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен мөһим вакыйга. "Театр проектының идеологиясе һәм идеясе - аның бөтенләй үтә күренмәле һәм дөньяга ачык булуында. Бу - искиткеч мөмкинлекләр ача торган талант кристалы», - диде актер.

Ул шулай ук искәрткәнчә, быел «Алтын битлек» премиясе 31 нче мәртәбә булачак һәм беренче мәртәбә биредә, Казанда узарга мөмкин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганың бөтен илебезнең зур казанышы булуын әйтте. Ул халыкара конкурсны оештыручыларга Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы проектын сайлап алулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бу бинаның йөзен-кыяфәтен сайлау - бу дөрес карар булгандыр дип уйлыйм", - диде ул. Ә театр төзелгән урынны сайлаганнары өчен Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга һәм аның командасына рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу, чыннан да, Казандагы иң матур урыннарның берсе.

"Бу театр гына түгел, бу - мөмкинлекләре зур булган бөтен бер киңлек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу асылташ, башкалабыз өчен бриллиант. Һәм, әлбәттә, без биредә республика өчен генә түгел, бөтен илебез өчен үзәк булсын дип моннан файдаланырга тиешбез».

Белешмә өчен:

Г. Камал исемендәге яңа театр бинасы проектына халыкара конкурста 14 илдән 87 бюро катнашкан. Финалга сигез проект чыккан. «Ваухаус» ҖЧҖ Мәскәү проект бюросы (Wowhaus - Kengo Kuma and Associates белән хезмәттәшлектә) җитәкчелегендәге консорциум проекты җиңеп чыккан. Генераль проектлаучысы - «Татинвестгражданпроект» ДУП.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.